Фәрит Мөхәммәтшин: “Агыйдел” безгә кирәк кире кайтырга

Фарид Мухаметшин посетил образовательный форум «Агыйдел»

Форумның бишенче көне балаларның “Агыйдел”дә алган белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән иде. Сәлкешләр үз проектларын уйлап табып, аны эшкә җигәргә тиеш булдылар. Барлык катнашучылар да бу биремне тиешлечә башкарып чыктылар: кемдер хат ташу пунктын ачып җибәрсә, кайсыдыр төркем радио ачты, өченчеләр ял урыны оештырган иде.

Шулай ук бү көнне “Агыйдел” форумы иң хөрмәтле кунакларын каршы алды: Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хайрулла улы Мөхәммәтшинны, Фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховны, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбаһ улы Камаевны.

Башта кунаклар территорияне, чатырларда үткән тренингларны карап чыктылар. Форумның территориясе, биредә үткәреләгән уку-укыту чаралары, “Агыйдел”нең программасы белән “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур абый Сөләйманов һәм Рафис абый Набиуллин таныштырыды. Медиа-үзәктә исә Фәрит абый өчен махсус видео күрсәтелде. Шулай ук ачык микрофон режимында балалар Фәрит Хайрулла улына сораулар бирде: “Сез “Инстаграм”, “Вконтакте” кебек челтәрләрдә бармы?”. “Инстаграм белән әле таныша гына башладым. Ә менә твиттерда утырам. Анда миңа төрле кеше яза. Кемдер тәкъдим белдерсә, кайберсе начар әйбер язарга да кыенсынмый. Сорауларга җавапсыз калмаска тырышам. Андый челтәрләр миңа үз эшемдә булыша. Гомумән, хәзер интернетсыз әбиләр дә йөрми бит инде. Алар оныклары белән скайп аша аралаша,”- дип җавап кайтарды ул.

“Бу проектны танытып, алдагы елларда да эшкә җигәргә кирәк. “Агыйдел” безгә кирәк. Башка шәһәрләрдә дә оештырып төрле милләт балаларын берләштереп, таныштыру – безнең максат. Биредә үзебезнең киләчәк үсә: булачак галимнәр, бизнесменнар. Форум елдан-ел үсәр дип ышанам” - дип үз теләкләре белән Фәрит абый Мөхәммәтшин уртаклашты.