«Фәнсар» Академиясе катнашучыларыннан feedback ← кире кайтырга

1-7-нче ноябрь көннәрендә «Байтик» сәламәтләндерү базасында «Фәнсар»ның көзге сессиясе узачак. Әлеге сессия катнашучыларга нәрсә бирә, практикада белемнәрен кулланалармы. Иң истә калган мизгелләр хакында узган елгы җиңүчеләрдән сораштык.
Ираклий Патаридзе, И.Джавахишвили исемендәге Тбилиссия дәүләт университеты:
- Һәр сессия үзенә күрә бер дөнья ул: аның үз авырлыклары, үз җиңүләре бар. Сессиянең дустанә мохитенә һаман әйләнеп кайтасы килә. «Фәнсар» сессиясе, беренче чиратта, миңа яңа дуслар бирде. Икенчедән, укырга, белем алырга яңа көч һәм стимул булдырды. Практикада ук кулланмасам да, Аня апаның физика дәресләрен әле дә елмаюлы йөз белән искә алам. Дәресләр, конференциягә әзерлек, фәнни конференция үзе – барысы да онытылмас! Күңелдә сакланыр. Кичке чаралар да югары дәрәҗәдә уздырылды. Мөмкин булса, әлбәттә, тагын катнашыр идем!
Ринат Сөләйманов, КФУ:
- Сессия бик күңелле, шәп, ләкин бик тиз узды. «Фәнсар»да мин яңа дуслар таптым, бик күп кызыклы шәхесләр белән аралаштым. Биредәге шәхесләр белән әңгәмәләр бик күңелле үтә, чөнки алар һәммәсе дә ниндидер бер өлкәдә тәҗрибәле, төпле белемле шәхесләр. Сессиядә миңа иң ошаганы – «Сәләт»нең «Сәләт» булып кала белүе. Моны хәтта мәктәп һәм имтиханнардан аралап торучы бер атнага сузылучы бер йотым чиста һава белән дә чагыштырып булыр иде. Алга таба да бик теләп катнашыр идем.
Булат Карипов:
- Һәр сессия кабатланмас – шунысы хак. Гадәттә, сессиянең 40% - уку, 20% - очрашулар, 10% - чаралар һәм калган 30% - күңелле моментлар. Биредә яңа дуслар таптым, югары уку йортын дөрес итеп сайлый алдым, имтиханнарга әзерләндем. Төрле чыганаклардан алынган белемнәр кушылалар һәм бер-берләрен тулыландыралар. Үзенчәлеге шунда – формаль булмаган мохиттәге дәресләр уздырыла монда. Чәй эчеп. Мәктәптә дә чәй эчеп дәрес укысак – әйбәт булыр иде. (Көлә). Сәлкеш буларак 5 тапкыр булдым әлеге проектта.
Гузәл Әхмәтҗанова, КДМУ:
- «Фәнсар» Академиясенең сессияләре һәрвакыт югары дәрәҗәдә үткәрелә иде. Төп игътибар укуга, дәресләргә юнәлдерелсә дә, оештыручылар күңелле, дустанә һәм ял итү мохите тудыра беләләр. Каникуллар бит, ни дисәң дә. (Көлә) Андагы мохит миңа бик ошады.
Сессия миңа яңа белем һәм тормыш тәҗрибәсе бирде. Кызыклы шәхесләр белән очрашудан илһам алдым, максатыңа таба атлаганда куркып калмау серләренә төшендем. Алган белемнәремне кулланам. Имтиханга әзерләнгәндә әлеге белемнәр гел кирәк булды. Бер генә дәрес тә файдасыз булмады, «Фәнсар»да укылганы – бигрәк тә.
Биредә табылган дуслар өчен сессиягә бик рәхмәтлемен! Күңелле моментлар монда бик күп, санап бетергесез! Сессиягә әйләнеп кайтасы килә. Тик хәзер инде бүтән статуста: әйдаман буларак. Әлеге мохиткә бүтән күзлектән дә карыйсы килә. Бу хыялым якын киләчәктә чынга ашыр дип өметләнеп калам.