«Идеяләр Фестивале» ← кире кайтырга

Әлеге фестиваль Казанның киләчәген күзалларга теләүчеләр өчен бер дигән чара. «Идеяләр фестивале» – идеяләр белән уртаклашу, алмашу өчен дискуссион мәйданчык. Биредә шәһәр тарихында беренче тапкыр Казанның киләчәге хакында фикереңне белдерергә, тәкъдимнәр кертергә мөмкин булачак. Шулай ук чара фестиваль кысаларында зирәк спикерларның дәресләрен дә тыңлап була.
«Парклар һәм скверлар көннәре» фестивале – глобаль форматтагы тест-драйв. Ул Татарстан Республикасы Президентының «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында чынга ашырыла. Программа ярдәмендә ял итү урыннарын реконструкцияләү, төзәтү һәм чистарту эшләре башкарылды. Хәзер инде шушы хезмәтне тикшерер чак җитте: әлеге урыннар уңай яктан күпмегә үзгәргәнен парк һәм скверларга килеп күрмичә генә белеп булмаячак. Шуңа да без сезне ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп безнең белән үткәрергә чакырабыз!
6-нчы сентябрь, 12:00-18:00, Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Идеяләр Фестивале» үтәчәк. Кызыклы остаханәләр, күңелле дисскусияләр, флешмоб һәм бетмәс илһам вәгъдә итәбез! Дусларың белән кил!
ИГЪТИБАР!!! Сайлап алу 4-нче сентябрьгә 18:00-гә кадәр бара.
Шулай ук Фестивальдә волонтер буларак катнашыр өчен позитив һәм кыю яшьләрне эзлибез! Бу шулай ук TEDxBaumanSt инициатива төркеме белән эшләп карау мөмкинлеге дә әле. Волонтерларны сайлап алу туры 4-нче сентябрьгә 18:00-гә кадәр, typeformында.