"Сәләт" телләр мәктәбе Татар телен өйрәнү үзәгенә чакыра ← кире кайтырга

"Сәләт" телләр мәктәбе барлык "Сәләт"леләрне, шул исәптән җитәкчеләрне һәм барлык проектларның катнашучыларын Татар телен өйрәнү үзәгенә чакыра!
Татар телен өйрәнү курсы 10 дәрестән тора (октябрь-ноябрь айлары). Әлеге дәресләр атнасына 2 тапкыр (кичке якта) 60ар минуттан гыйбарәт. "Сәләт" проектлары катнашучыларына һәм җитәкчеләренә әлеге курс бушлай.
Курсның укытучылары - Илсур Нафиков һәм Таһир Насыйбуллин.
Укучыларга таләпләр: укучылар өчен стандарт җыелма (дәфтәр, ручка, һ.б.). Дәресләрне калдырмыйча йөрү сорала. 4 сәбәпсез дәрес калдыру - курстан азат ителү дигән сүз.
Ашыгыгыз - урыннар саны чикләнгән! Сылтама буенча гаризаны 11 нче ноябрьгә кадәр тутырып өлгерегез: https://docs.google.com/forms/d/1gWchA3j_hPLtQ-9dhTLZ..
Беренче җыелыш - 13 нче ноябрь.