«Сәләт» Форумы. Рухландыручы нәсыйхәт кире кайтырга

Форум «Сәләт». Вдохновляющие постулаты

Бүген, ягъни 9-нчы июль көнне, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының 3-нче көне.

Бүген «Сәләт» форумы кабат Татарстанның 22 районыннан делегацияләр кабул итте. Аксубай, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан килгән сәләтле балалар бүген дә төрле кызыклы мастер-класслар, тренингларда катнашу бәхетенә ирештеләр. Ә әлеге дәресләрнең саны шактый күп: төгәл 22! Һәр бала күңеленә ошаган дәрескә барып белем һәм тәҗрибә туплый алды. Темалары да күптөрле: шәхси уныш һәм эффектлылык; уңыш һәм карьера белән идарә итү; фән һәм IT; кул эшләре.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Тимерхан улы Борһаов форумга бик теләп килгәнен белдерде. «Былтыргыга караганда форум тагын да зурайган кебек. Биредә балаларның бер-берсе белән аралашып, үз белемнәре белән уртаклашуын хуплыйм. Кәеф күтәреп, шатланырга телисез икән — бирегә рәхим итегез! Әлеге форум республикабыз өчен бик кирәк. Биредә безнең киләчәгебез үсә, Татарстанның булачак белгечләре бирегә җыелганына шикләнмим. Балалар форумга бер-берсе белән аралашып, күңел ачырга гына түгел, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, яңалык ачыр өчен килә. Һәм, әлбәттә, балаларның татар телендә аралашуы бик күркәм гамәл. Үз тамырын, тарихын белмәүче кеше безнең киләчәгебезне төзи алмый», - дип фикерләрен безнең белән уртаклашты ул.

ОАО ТАИФ компаниясе генераль директорының урынбасары Гүзәлия Сафина да бүген бездә кунакта булды, тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Сез әле яшь. Төп максатыгыз – уку, белем алу булсын. Ә планнарыгызны тормышка ашырыр өчен без сезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер! » – дип белдерде ул.

Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов үзенең уныш сере белән бүлеште. «Күңелемә ошаган шөгыльне тапкач – бар максатларыма да ирештем», - дип ассызыклады.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уенының магистры Ровшан Аскеров үзенең төп унышларын барлады. «Һәр ир-атның төп бурычы – әйбәт ата һәм ир була белүдә. Мин моңа ирештем дип саныйм», - ди Ровшан Аскеров.

Биредә балалар кул эшләр белән дә шөгыльләнә алалар. Мисалга, читекче Илдар Шәйхетдиновның мастер-классы дистәләгән баланы үзенә җыйды. «Балаларга һөнәремнең ошавын күреп бик сөендем. Аларны әле әби-бабаларыбызның үткәне дә кызыксындыра: яшәү рәвешләре, кием-салым, кәсепләре хакында сорау артыннан сорау яудыралар. Мин дә читек тегәргә үзлектән генә өйрәнгән кеше. Һөнәремне балаларга тапшырып калдыра алуыма бик шатмын!» - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Илдар абый.

«Сәләт» телләр мәктәбе җитәкчесе Нариман Димөхәммәтов кытай һәм инглиз телләре хакында гәп куертты. «Сәләт»тә инде, әлеге ике тел дә, ел ярымнан артык укытыла», - диде Нариман.

Ралли-кросс буенча 3 мәртәбә дөнья чемпионы Тимур Тимерҗанов үзенең уныш тарихын балаларга җиткерде: «Бер тапкыр килеп чыкмаска мөмкин! Икенче тапкыр эшләп карарга курыкмагыз!» – дип киңәшен дә бирде.

Ә бүгенге кичке чара итеп «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены сайланылган иде. Аны Ровшан Аскеров уздырды. 3-нче урынны «Сәләт-Бөгелмә», 2-нчене  – «Сәләт-Гайрәт», ә иң югары баскычны, 1-нче урынны «Сәләт-Раушан» аланы яулады. Котлыйбыз сезне!

Уку-укыту программасы иртәгә дә үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Иртәгә дә форумга мәртәбәле кунаклар, фән белгечләре, мөгаллимнәр килүе көтелә. Иң кайнар яңалыкларны сез selet.biz сайтында һәм рәсми төркемнәрдә күзәтеп бара аласыз.