Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә кире кайтырга

От экологии души к экологии природы

9-14-нче июль аралыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән XX  интелектуаль сәләтле балалар фестивале һәм V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы үтәчәк. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 5 меңнән артык сәләтле яшьләр катнашачак.

Форумның быелгы төп темасы «Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә» дип атала. Ул Сәләт хәрәкәте тарафыннан иҗади лабораторияләр һәм кызыклы остаханәләр, иҗтимагый дәресләр форматында чынга ашырылачак. Форум программасы буенча Биләр музей-тыюлыгын үстерү өчен механизмнар уйланачак, Рәсәй һәм Татарстан Республикасының алдынгы экспертларынан мастер-класслар, Рус география җәмгыяте белән берлектә Кече Чирмешән елгасы киңлекләрен күзәтү, Форум территориясендә экология профильле чатырын урнаштыру, уку-укыту лабораторияләре булдыру – болар барысы да каралган.

Шулай ук Форум территориясендә махсус чүп ташлау мәйданчыгы оештырылачак. Биредә һәр катнашучы үзе өчен кирәкле мәгълүмат туплый, туган ягыбызының табигате үзенчәлекләре белән таныша ала.  Куелган инсталляцияләр ярдәмендә кояш һәм җил энергиясенең ни икәнен аңлап булачак. Шулай ук һәр теләүче үзенең гаджетының «яшел» энергия белән көчен арттыра алачак.




Биредә үк «Мин – ECO» бәйгесенә нокта куелыр дип көтелә. Әлегә катнашырга да соң түгел! Тулырак мәгълүмат биредә