Булачак әйдаманнар Сәләтнең җәйге сменаларын көтәләр кире кайтырга

Будущие айдаманы в предвкушении летних смен Сәләт

«Әйдаманнар мәктәбе» проектының шушы көннәрдә быелның соңгы дәресе узды. Әллә шуңадамы, ул бик рәхәт, күңелле, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Зал янып торган күзләр, шат, көләч йөзләр белән тулы иде: алар барысы да киләсе җәйгә Сәләтнең аланнарында эшләргә әзерләнә бит. Булачак яшь әйдаманнар педагогик очракларның чишелеш юлларын эзләделәр, балалар, кулдашың белән уртак тел табу серләрен белделәр. Алар алдында спикер вазыйфасында Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов, «Сәләт-Гайрәт 2016» сменасы директоры Алия Мирмиева һәм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының координаторы Альбина Кадирова чыгыш ясады.

-         Альбина, нинди аланнарда, нинди статусларда катнаштың?

-         Мин Сәләттә 2007-нче елдан бирле, «Сәләт-Бөгелмә»дә, язгы һәм көзге сессияләрдә катнаштым. 2012-нче елда беренче тапкыр «Сәләт-Бөгелмә»дә, «Сәләт-Шәхес»тә әйдаман булдым. 2014-тә өлкән әйдаман, 2015-тә директор статусын алдым.

-         Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         2007-нче елда Бөгелмәдә төрле мәктәпләрдән олимпиада катнашучыларын җыйдылар. Мин татар теленнән олимпиадада җиңү яулаган идем. Барасы килмәгәне хәтердә калган, тик әни барырга кушты. Зур рәхмәт инде аңа! 2007-нче елда 20 кешелек делегация белән Биләрдәге Сәләт фестиваленә килдек, хәзер инде ул Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы исемен йөртә. Барысы да бик күңелле үтте. Ә 2008-нче елда Бөгелмә шәһәре җитәкчелеге, Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир ярдәме белән «Сәләт-Бөгелмә» аланы барлыкка килде. Шулай башланып китте барысы да. Инде икенче елга минем Сәләттә булуыма 10 ел тула икән.

-         Синең өчен Сәләт нәрсә ул?

-         Катлаулы сорау, бер сүз белән генә җавап биреп бетереп булмый. Әйдаманнар ярышынды кемдер болай диде: Сәләт ул – галәм, без – әйдаманнар – планета, йолдызлар – ул безнең балаларыбыз. Мин шушы фикер белән килешәм.

-         Әйдаманнар мәктәбеннән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Барыбыз да яратып өлгергән «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгенең координаторы булып торам. Җәен яңадан балалар белән эшләүгә кире кайтасым килә, шуңа да «Сәләт-Шәхес 2017»не җитәкләргә уйлыйм. Планнарым белән дә уртаклашыйм әле: «Сәмрух 2016» ел премиясендә җиңәсем килә. fund.selet.biz сайтына керегез, быел без бүләкләү фондын үзебез булдырабыз.

-         Булачак әйдаманнарга быелның соңгы дәресендә ниләр теләдең?

-         Дәресләрдә бирелгән барлык мәгълүматны да сеңдереп барыгыз. Киләсе җәйдә күпләренә шактый авыр булачак, чөнки балалар белән эшләүдә күпләр тәҗрибә туплап өлгермәгән әле. Сабырлык телим! Минем яраткан тормыш кагыйдәм бар, шуны исегездә калдырыгыз: «Балык башыннан чери». Бала теге яки бу хәлне майтарган икән, димәк, гаеп сездә, сез аңа тиешле мәгълүматны җиткереп бетермәгәнсез. Барыгызга да уңышлар теләп калам!