«Безнең фикер!» дебатлар лигасы уены тагын да кызыграк узачак! кире кайтырга

Игры лиги дебатов «Безнең фикер!» станут еще увлекательнее!

Дуслар, «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасы командасыннан ике бик шәп яңалык бар.

Беренчедән, киләсе уенда Лиганың әлеге сезоны финал өлешенә аяк баса. Шулай итеп пәнҗешәмбе, 31-нче март көнне, «Безнең фикер!»нең чирекфинал уены уйналачак. Алга таба, уеннар тагын да кызыграк һәм кызурак булыр дип өметләнәбез! Бирегә катнашучылар өчен танылган мөхтәрәм шәхесләр чакырылачак, күңелле остаханәләр уздырылачак.

Икенчедән, 31-нче март көнне, 17:00, уенның казые итеп танылган, бик кызыклы шәхес Рәйхан Халитов чакырылды! Аның турында инде күп ишеткәнсездер, тик шулай да таныштырып китәбез.

Рәйхан Халитов:

- Иң зур татар паблигын булдыручы. Бүгенге көндә әлеге пабликта 74 350 язылучы исәпләнә;

- Бөтен Рәсәй аркылы үтеп (ә бу 9 мең км дигән сүз!), бер ай буе Япониядә яшәгән;

- Ике ай буе автостоп рәвешендә Көньяк Кореяны гизгән;

- Кытайны автостоп рәвешендә (6 мең км) үтеп, Вьетнамда ал чоппер (мотоцикл) алган;

- Максаты: «Рәсәй - Япония - Көньяк Корея - Кытай - Гонконг - көньяк-көнчыгыш Азия - Таиланд - Малайзия - Сингапур - Индонезия - Яңа Гвинея» маршруты буенча Австралиягә сәяхәт кылу.

Дуслар, әгәр дә татарча иркен аралашасыз, сәяхәтләр белән кызыксынасыз һәм дебатлар белән мавыгасыз икән, «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының чирекфинал уенына рәхим итегез! Сезнең өчен бу кызык һәм файдалы булачак дип ышанабыз!