Киләсе очрашуларга кадәр, «Болгар-Туган Тел»! ← кире кайтырга

22 июнь, Форумның ахыргы көне. Көнебез җырга-моңга, уеннарга бай булган – Сабантуеннан башланып китте.
Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Чара күңелле ярышларга, бәйгеләргә бай булды. Егетләребез футбол һәм волейбол уеннарының, кызларыбыз – бадминтон уенының финалларында көч сынаштылар. Балаларыбыз рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды.
Төшке аштан соң, аланга бик күп мөхтәрәм кунаклар килде. Биредә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министралыгының милли белем бирү бүлеге җитәкче Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, галим Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, «Бөтендөнья Татар Конгрессы» башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Әсхать улы Нугаев, «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Җәүдәт улы Сөләймәнов «Болгар-Туган Тел» аланы белән таныштылар.
Махсус кунакларыбыз өчен Форумның башкарма директоры Илсур абый Нәфыйков алан буйлап экскурсия үткәрде. Биредә егермедән артык уку-укыту чатыры эшләде. Аларның һәркайсысында остаханәләрдә белем алган балалар кунаклар белән турыдан-туры аралаша алдылар. Мисалга, халык һәм эстрада җыры чатырларында балалар үзләренең җыр-моңга булган сәләтләре белән таныштырдылар. Милли уен коралы курай дәресе чатырында укучыларыбыз баянга кушылып «Өммегөлсем», «Суда, суда» көйләрен башкарып үттеләр. Биюче егет-кызларыбыз да сәхнә түрендә яктырды.
Ябылу тантасы хөрмәтле кунакларыбызның чыгышларыннан башланып китте. Аларның һәркайсысы форумга үз теләкләрен белгертте, рәхмәтләрен җиткерде. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җәмәлетдинов: «Биредә белем алучылар өчен оештырылган махсус уку-укыту программасын балалар бик яхшы һәм тиз үзләштергәннәр. Укучыларыгыз бик тырыш, максатчан һәм кызыксынучан. Нәкъ менә шундый актив яшьләрне без үзебезнең университетта да көтеп калабыз!» – дигән теләген белдерде Рәдиф Рифкатович.
Кунакларыбызга иң күп бирелгән сорау «Киләсе елга да «Болгар-Туган Тел» форумы оештырылачакмы?» – дигәне иде. «Бөтендөнья Татар Конгрессы» башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров: «Биредә Рәсәйнең дистәдән артык төбәгеннән балалар җыелган. Киләчәктә чит илләрдән яшь милләттәшләребезне дә биредә күрү бик күркәм булыр иде. «Болгар-Туган Тел» елдан-ел географик масштабларын киңәйтеп кабатланып торсын иде!» – дигән теләген белгертте ул.
«Болгар музей-тыюлыгын яшьлек авазына күмгәнегез өчен рәхмәт! Бу җирләр безнеке, сезнеке, борынгы бабаларыбызныкы. Киләсе елга да без сезне көтеп калабыз!» – дип Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаев киләсе елларда да чакырып калды.
Кунакларыбыз кайтып киткәч, гадәттәгечә, кичке чара оештырылды. Бүген зур концерт үткәрелде. Бик кызык һәм күңелле булды. Форум бер сулышта күңелле, мәгълүматлы һәм продуктив булып үтеп китте.