«Сәләт» Лекториенда кунакта Антон Грачев ← кире кайтырга

29 нчы ноябрь көнне «Сәләт» йортында «Сәләт-Лекторий» проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды. Бу юлы кунак итеп һәм яшьләр белән күзгә-күз карап аралашыр өчен «IT-парк» югары технологияләр технопаркы директоры Антон Грачев чакырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, Антон Грачев инде «Сәләт»нең күптәнге дусты . Ул Биләрдә узган IIIхалыкара уку-укыту «Сәләт» форумына да килгән иде.
Шимбә кичендә узган әлеге очрашуга 30лап кеше килде. Алар арасында гади тыңлаучылар, «Сәләт» активистлары, сәлкешләр һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» әгъзалары да бар иде. Соңгыларының спикерга булган кызыксынулары юктан гына түгел: Антон Грачев әле күптән түгел генә Глобаль шейперлар берләшмәсенең Казан хабы әгъзасы булып санала икән. Шуңа монда Казан хабының җитәкчесе Дилбәр Садыйкованы да очратырга була иде.
Очрашу Грачевның үз эшчәнлеге хакында сөйләүдән башланды. «Мин инде ел ярым Казандагы һәм Яр Чаллыдагы «IT-парк» белән идарә итәм. Алар үз эченә шактый IT-компанияләрне ала. Төп кыйммәте булып аларның биредә, Татарстанда, барлыкка килүе санала. IT-парк төзелә генә башлаган чорда бу системаның чынлап торып эшләп китә алуына ышанучылар сирәк булды. Тик без оттырмадык, инде бер елдан соң ук Казан IT-паркы 100%ка тулды. Димәк, без беренче максатка ирешкәнбез», - дип сөйләп китте ул.
Җыелган тыңлаучыларның сораулары чыннан да күп иде: нинди проектлар белән сезгә килергә, үзегез эшчәнлегегезне нидән башладыгыз, ничек IT-паркка эләгергә һәм башкалар. «2012 нче елда, IT-технологияләр өлкәсе турында бөтенләй уйламаганда, миңа «Иннополис» проекты хакында сөйләделәр. Ел дәвамында аның өстендә эшләдек, нәтиҗәдә ул хәрәкәткә килде. Эш дәверендә без бер дигән команда тупларга өлгердек», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. «Ә күңел өчен ни белән шөгыльләнәсез?» дигән сорауга җавап күпләрне аптырашта калдырды. «Шул ук “IT-парк” белән. Мин бу эшкә бөтен күңелем белән бирелгән. Бу өлкәне тиешле бер дәрәҗәгә күтәрәсем килә. Кул астымда 240 хезмәткәр эшли, бу бик зур җаваплылык дигән сүзне. Моны уйлау гына да аек акыл белән эш итәргә куша», - дип белдерде ул.
Шулай ук Антон Грачевның Глобаль шейперлар берләшмәсендәге эшчәнлеге хакында да сүз кузгатылды. «Без биредә Бөтендөнья икътисади форумның яшьләр юнәлеше булып торабыз. Мондагы бурыч булып тирә-юньнең формасын үзгәртү. Биредә тәҗрибә уртаклашу буенча төрле чаралар уздырабыз», - дип серен чиште ул.
Кичә ахырында кунагыбыз тыңлаучыларга ялкаулык белән көрәшергә, инглиз телен өйрәнергә һәм күп укырга кушты. «Матур әдәбият кенә түгел, ә һөнәри китаплар белән дә кызыксыну кирәк», - дип белдерде ул.