Юбилеегыз белән, Җәүдәт абый! кире кайтырга

С юбилеем Вас, Җәүдәт абый!

2 нче апрель, пәнҗемәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт» проектлары җитәкчесе, мөхтәрәм Җәүдәт абый Сөләймановны олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котладык.

Бәйрәм шаярулар, җыр-биюләр, күңелле чыгышлар һәм, әлбәттә инде, котлаулар белән үрелеп барды. Котлаулар, дөрестән дә, байтак булды: «Сәләт»кә Җәүдәт абый белән бергәләп нигез салган абый-апалардан башлап, «Сәләт»  дөньясына әле генә аяк баскан, тик инде яратып өлгергән сәлкешләребез дә рәхмәт сүзләрен әйтеп,  ихтирамын  белдереп  узды.  

Роза апа Степанова, Лениза апа Ризванова, Рәзинә апа Сафина –«Сәләт»кә нигез салынган чордан бирле Җәүдәт абый белән бергә атлыйлар. Алар һәммәсе дә аның белән ничек танышканын, дуслашып киткән мизгелләрен искә төшереп уздылар, яшьлек хатирәләрен барладылар. «Җәүдәтнең безгә карата булган 110% ышанычы көч бирде, дәрт бирде», - дип хисләре белән уртаклашты апалар.

Алардан соң сәхнәгә «Сәләт»нең тәүге сәлкешләре күтәрелде. Элина апа Степанова һәм Алсу апа Гатауллина сары галстук алган мизгелләрен сөйләп уздылар, сәлкештән өлкән әйдаман, директор дәрәҗәсенә күтәрелү тарихын барладылар.

Шулай ук бу кичне бирегә «Сәләт» гаиләләре дә килгән иде. Таҗиевлар һәм Рәхимовлар гаиләсе: «Без сезгә икеләтә рәхмәтлебез: «Сәләт» һәм гаиләләребез өчен!» - дип, баш иделәр, бер-берсе белән танышу мизгелләрен, туйларына котларга килгән Җәүдәт абыйны искә алдылар.  

«Сәләт» клубының элеккеге президенты Надир абый Курамшин, хәзергесе Айгөл апа Габдрахманова; ТНВ телеканалының алып баручысы Альберт абый Шакиров; җырчы Илназ абый Сафиуллин да изге теләкләрен җиткерделәр. 

Җәүдәт абыйны котларга «Сәләт» КВН Лигасының әйдәп баручы, «Отцы» КВН командасы да килгән иде. Әдип Әлмир, Сөләйман һәм, әлбәттә инде, Җәүдәт абыйга багышланган шаярулары җыелган кунакларның күңеленә бик хуш килде, зал аларны бик яратып кабул итте.

Ислам абый Вәлиев «Вечерний Ургант» телетапшыруына охшатып, юбилярыбыздан сорауларга җавап та алды. Биредә Җәүдәт абыйның хәләл җефете Венера апа Сөләйманова үзләренең мәхәббәт  тарихын сөйләп узды.

Аннары сүз аларның балаларына – Диләрә Сөләймановага  һәм бүгенгсе көндә «Сәләт» Фондының башкарма директоры булып хезмәт итүче Тимур Сөләймановка бирелде. Алар да, үз чиратларында якын һәм кадерле кешеләренә теләкләрен җиткерделәр.

Гомумән, кичә атмосферасы гаиләдәге кебек җылы, рәхәт иде.

Җәүдәт абый! Тагын бер кат  олы бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне! Корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм күңел тынычлыгы телибез! Сез безгә берәү генә .чиксез хөрмәт итәбез, яратабыз!