Кадерле җитәкчебез, туган көнегез белән котлыйбыз! кире кайтырга

С Днем рождения, дорогой наш руководитель!

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләймановны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. 

Безне илхамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.

Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без «Сәләт»леләр, бу яктан бик бәхетле. Үз эшенең остасы булу, бер үк вакытта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен иде, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Без Сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Бәйрәм белән!