«Сәләт»нең җәйге проектларына кушылыгыз! ← кире кайтырга

Мәктәп укучыларын һәм студентларны уку елы тәмамлануы белән котлыйбыз! Каникулларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен дисәгез, «Сәләт»нең җәйге проектларына кушылыгыз!
Әлеге проектлар 10-нчы июньнән, Татарстанның районнарында һәм Рәсәйнең төрле төбәкләрендә лагерь, фестиваль һәм форумнар форматында үтәчәк.
«Сәләт»нең җәйге проектлары – туган һәм чит телләрне өйрәнү, иҗади потенциал үстерү, актив гражданлык позицияле, уңышлы шәхес буларак формалашу өчен бер дигән мәйданчык булып тора. Уку елында 4 чирек булган кебек, «Сәләт»тә дә 4 смена эшләп килә. Иң беренчеләрдән булып үз эшчәнлеген ДОЛ «Звездный» базасында урнашкан «Сәләт-Тел» аланы башлап җибәрә. Ел саен 220-дән артык бала татар, рус, инглиз телен генә түгел, персид, немец, испан телен дә(теләк буенча) өйрәнәләр.
Быелгы җәйне 23 лагерь эшлиячәк. Алар арасында үзләрен беренче тапкыр сынап караучылары да бар: 2 смена – «Сәләт-Гайрәт», 3 смена – «Сәләт-Галәм», 4 смена – «Сәләт-Фикер».
«Сәләт-Гайрәт 2015» иң шәп, иң талантлы, бар яктан уңган-булган балаларны үз җирлегендә беренче тапкыр җыя. Аланның программасы чын-чынлап уникаль. «Гайрәт» башка аланнардан яңа идеяләре белән аерылып тора.
Алан – «иҗат киңлеге». Бу аланга һәр сәлкеш яңа кызыклы үзгәрешләр кертергә, үз эзләрен калдырырга хокуклы. Аланда иҗади һәм интеллектуаль дәресләр үткәрү дә каралган. Интеллектуаль дәресләргә тарих, телләр, математика кебек фәннәр керә. Иҗади дәресләрне бию, КВН, җыр һәм башкалар тәшкил итә. Сәлкеш «Гайрәт»тә һичшиксез үзенә ошаган шөгылен таба алачак.
Алан – үзеңне интеллектуаль һәм иҗади яктан үстерергә шәп мөмкинлек. «Сәләт-Гайрәт»нең төп максаты – балаларда интеллектуаль яисә иҗади потенциал табу һәм шул потенциалны үстерү, балага төрле яклап үсү процессында терәк, таяныч булу, ярдәм күрсәтү.