Ел әйдаманы булу серләре: киңәш һәм теләкләр кире кайтырга

Как стать айдаманом года: советы и пожелания

19-нчы декабрь көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе буенча сайлап алу туры узачак. Жюри әгъзалары алдында Чулпан Фатыйхова, Фәнил Хәсәнов, Ләйсән Вәлиева һәм Фәннур Шәйхетдинов үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

 Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин;

- ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиатов;

- ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәфис Борһанов;

- Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Җәлил Сөләйманов;

- Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге рәисе Айрат Фәизов;

- ТР Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин;

- «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина;

- Студентларның хезмәт отрядлары республикакүләм үзәге җитәкчесе Ринат Садыков;

- Сәләт ветераны Алсу Ситдикова;

- Сәләт ветераны, КФУ доценты Ләйсән Арсентьева.

Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз: хезмәтеңне тану – зур шатлык бит ул.

Назлыгөл Вәлиева, «Сәмрух-2015» ел премиясе катнашучысы:

- «Сәмрух-2015» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе миңа аеруча якын, чөнки узган елны лауреат булдым. Әлеге номициягә эләгү дә җиңел эш түгел: «Әйдаманнар ярышы»ның финалисты булырга кирәк. «Әйдаманнар ярышы»ның авыр бәйге программаларыннан соң «Сәмрух»ның калган этаплары җинел булып күренсә дә, аларга игътибарны кызганмаска кирәк! Бар булган көчеңне җыеп, креативлыгыңны кулланып портфолио тутырырга, үз-үзеңне тәкъдим итәргә әзерләнегез, дуслар!

Бу елгы катнашучыларга мин кыюлык, җиңеллек, сорауларга җавап биргәндә тапкырлык теләр идем. Каушамагыз, күбрәк елмаегыз! Булган сәләтләрегезне максималь рәвештә күрсәтергә тырышыгыз. Шаккатырырлык, җылы, регламент кысаларына туры килерлек, жюри әгъзаларының биргән сораулырыннан югалып калмыйча чыгыш ясавыгызны теләп калам. Үз-үзеңне тәкъдим итүгә бирелгән критерийлар турында да онытмагыз. Уңышлар сезгә!

Игорь Смирнов, «Сәмрух-2015» ел премиясе җиңүчесе («Ел әйдаманы» номинациясе):

- Истәлекләр бик күп. Мохит, дулкынлану, залның алкышлавы – онытылмаслык булды! Синең җиңүең игълан ителгәч залда алкышларның тынмавы, башкаларның да үзләре җиңгән шикелле сөенүен күрү кабатланмас хисләр бүләк итте. Шушы кабатланмас мизгелне тагын бер кичерер идем. «Ел әйдаманы»  статусы мине балаларга гына түгел, әйдаманнарга да үрнәк итеп куя, шуның белән зур җаваплылык өсти, яңа үрләр өчен көч бирә.

Номинантларга бер урында тукталып калмаска киңәш итәм: мәктәпне тәмамлагач «инде укып бетердем» дисәк шәп инженер, доктор һәм башка үз эшенең осталары булмас иде. «Сәмрух»ның «Ел әйдаманы» номинациясе уңыш дигән зур баскычның астагы беренче басмасы гына булсын иде.

Игорь Смирновтан киңәшләр:

1. Презентация балллар буенча бәяләнгәнен онытмагыз. Димәк, шул баллларны куюның үз критерийлары бар. Аларны өйрәнеп чыгыгыз, чыгышыгызны шул критерийлар буенча үзегез бәяләп карагыз. Җитешсезлекләрне төзәтегез.

2. Тышкы кыяфәтегез чыгышыгызның эчтәлегенә туры килсен. Җитди презентация белән ачык төстәге футболкадан чыгыш ясау килешмәс. Күңелле чыгыш икән – рәсми костюмны да сайламагыз.

3. Жюрида кем утырганына игътибар бирегез. Мөмкинлегегез булса танышып та чыгыгыз, читтән торып буса да. Болай сез ул бирәчәк сорауларга алдан әзерлекле булырсыз, чыгышыгыз барышында тиешле детальләргә басым ясарсыз. Сез жюрига да, тамашачыга да ошарга тиешсез.

4. Чыгышыгыз истә калырга тиеш! Текст белән генә түгел! Фокус күрсәтә аласыз, танго биеп күрсәтегез, мәсәлән. (Көлә)

5. Әлбәттә, сез дулкынланырсыз, каушарсыз. Бу шулай булырга тиеш тә. Хисләрегезне тынычландыра белегез. Әти-әниегез, дусларыгыз, якыннарыгыз өчен сез барыбер иң яхшысы! «Мин барыбер җиңә алмам», - дип уйлый күрмә! «Җиңү - минеке», - дигән уйны да читкә куеп тор.

6. Барлык сорауларга да гадел, ихлас итеп җавап бир. Әгәр дә син җиңү өчен генә берәр нәрсә вәгъдә итәсең икән, уңышың барыбер дә нульгә тигез булыр. «Җиде кат уйла, бер кат кис» диләр бит.

7. Сайлап алу турына дусларыңны да чакыр. Алар да синең уңышыңны күреп сөенсеннәр, горурлансыннар!