Уңышка ничек ирешергә: Форум спикерыннан 6 лайфхак ← кире кайтырга

Сәләттә көннәр тиз үтә. Беренче Форум башланырга да өлгермәде, инде азагына да якынлашты. Әмма уку-укыту сессияләре дәвам итә. SOFT SKILLS BILER FORUM мәктәп укучыларын бүген һәм киләчәктә кирәкле күнекмәләр белән таныштыра, белемне арттырырга ярдәм итә.
Бүген Форумда 12 чатырда 12 төрле темага багышланган остаханәләр үткәрелде: дизайн, лидерлык осталыгы, финанслар белән идарә итү һәм башкалар. Чатырларның берсендә халыкара һәм россиякүләм вакыйгаларны алып баручы, рус һәм инглиз телле модератор Михаил Ванюшин чыгыш ясады.
Иртән йомырка пешереп ашау, машинага бензин салу, хәтта үз-үзеңне ярату да – күнекмәләр, ягъни soft skills. Әмма бүгенге көн таләпләре үзгәрә: аралаша белү, кеше белән элемтә кора алу кебек сәләтләр беренче урынга чыга. Михаил исә үз бурычын болай дип билгели: «Мин үзем дә һәрвакыт остаханәләргә йөрим, хәтта ниндидер өлкәдә уңышка ирешкән 15-18 яшьлек яшүсмерләрне тыңлыйм, шулай белемемне арттырам. Минемчә, үзең белгәннәрне башкалар белән уртаклашканда гына уңышка ирешеп була».
«Сәләтчеләр миңа бик ошый. Аларның күзләрендә ниндидер очкын бар: яңа өлкәләр белән танышырга, белем тупларга теләкләре булуы сизелеп тора. Әгәр барлык балалар да шундый булса, без бик тиздән дөньяны яхшыртырга сәләтле булган яңа буын тәрбияләр идек», – ди ул.
Катнашучылар да спикерның аудитория белән аралаша белүен, уртак тел таба алуын билгеләп үтте.
Остаханә вакытында Михаил җиңел, әмма бик нәтиҗәле 6 кагыйдә-күнекмә аерып карады:
1. Үзең булып кала белергә кирәк. Гади сүзләр белән генә сөйләшергә, чөнки артык катлаулы сүзләрне кулланган очракта, әңгәмәдәшче аларны аңламаска, шунлыктан уңайсызланырга мөмкин. «Безнең илдә кешеләр арасында аерма артык нык сизелә, без әңгәмәне кешенең вазифасына, социаль статусына бәйле рәвештә төзибез. Ә чит илдә «кеше белән кеше тигез» дигән кагыйдә буенча яшиләр. Безгә дә шуңа омтылырга кирәк», – ди спикер.
2. Дөресен сөйләргә. Гадәттә, кеше үзенә авыр булганда, кәефе югында яисә башкалардан оялганда ялганлый. Нәрсәнедер белмисез икән – әйтегез. Дөресен сөйләгәнгә берәү дә гаепләми. Ә ялганлаган вакытта без үзебезне дә алдыйбыз, шушы ялган дөньясында яши башлыйбыз, нәтиҗәдә үз-үзебезне югалтабыз.
3. Һәрвакыт елмаерга. Бик гади, әмма файдалы киңәш. Әлеге кагыйдә һәрнәрсәнең уңай ягын күрергә этәрә. Африкада да бик күп кеше хәерчелек чигендә яши, әмма аларның йөзеннән елмаю югалмый. Иртәгесе көндә нәрсә ашап-эчәсен белмәсәләр дә, алар позитивлыгын югалтмый, җырлый да, бии дә, ягъни һәрвакыт уңай фикерләр һәм уйлар белән яши.
4. Кешегә ошамаудан курыкмаска кирәк. Әйтер сүзе, әзерлеге булса да, сәхнәдә чыгыш ясау күпләрне куркуга сала. Ә моның нигезендә исә кешегә ошамаудан курку ята икән. Спикер сүзләренә караганда, 70% тамашачы чыгыш ясаучыга уңышлар тели, 15%-ы – битараф, ә калган 15% кеше аны бер күрүдән ошатмый. Битарафларның игътибарын җәлеп итә алу – чыгыш ясаучының бурычы. Әмма бөтен кешегә дә ошау мөмкин түгел, шуның өчен беренче кагыйдәне искә төшерергә, бөтен кешегә дә ошарга тырышмаска кирәк.
5. Терәк булу. Әйтер сүзең булса, әйтергә кирәк, әмма ул әңгәмәдәшкә кызыклы булсын. Кеше үзен кирәкле итеп тоярга тиеш.
6. Һәрвакыт үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләү. Стрессларга каршы торучанлык, сабырлык, креативлык кебек күнекмәләрне һәрдаим яхшыртып торырга кирәк. Чөнки камилеккә чикләр юк!