«Илһам-Вдохновение» фестиваленә гариза тутырырга ашык! ← кире кайтырга

24-нче ноябрьдә Сәләт Йортында «Илһам-Вдохновение» дип исемләнгән ачык хор фестивале узачак. Бу чара Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Сәләт Клубы һәм «D ' art» хор-студиясе белән берлектә үткәрелә.
«Илһам-Вдохновение» фестивале биш ел дәверендә үз алдына куйган төп максатын үтәп бара - татар музыка мирасын саклау һәм үстерү, яшьләрне һәм балаларны классик башкару традицияләренә, хор сәнгатенә актив тарту. Хәл итәрлек бурычлары да шактый: яшьләрнең һәм балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, аларда татар һәм дөнья музыка мәдәнияте традицияләре белән кызыксыну уяту, классик музыка белемен, татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен һәм хәзерге заман авторларының иң кызыклы әсәрләрен популярлаштыру. Шулай ук фестиваль хор коллективлары арасында иҗади элемтәләр булдырырга, башкару һәм педагогик тәҗрибә уртаклашырга, үзешчән хор коллективларыннан талантлы яшьләрне ачыкларга ярдәм итә.
Хор коллективларының чыгышларына, эшчәнлекләренә жюри әгъзалары – сәнгать советы бәя бирәчәк. Аның составына музыкаль белем бирү учреждениеләре педагоглары, күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре керә.
Татарстан Республикасының һәвәскәр (профессиональ булмаган) һәм өйрәнчек хор коллективларына «Илһам-Вдохновение» фестивалендә катнашыр өчен, шушы шартларны үтәргә кирәк:
1) Һәр хор коллективына күп дигәндә алты музыкаль әсәр генә башкарырга рөхсәт ителә;
2) Чыгышларның дәвамлылыгы 20 минуттан да артмаска тиеш;
3) Башкарыла торган репертуарның яртысыннан ким булмаган өлеше татар телендә булырга һәм кимендә ярты өлешен татар композиторларының әсәрләре алып торырга тиеш;
4) Быелгы юбиляр композиторларның әсәрләрен башкару хуплана: Шәрифуллин Шамил Камил улы (туган елы – 1949), Яруллин Фәрит Заһидулла улы (1914), Макаров Марс Андреевич (1939), Виноградов Василий Иванович (1874).
5) Фестивальдә катнашырга теләгән хор коллективларына 2019-нчы елның 1-нче ноябренә кадәр selet.biz сайтында гариза калдырырга кирәк.