«Әйдаман 2015» ← кире кайтырга

16-18-нче октябрь аралыгында, ДОЛ «Байтик»та, «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында үткәрелүче Республикакүләм «Әйдаман 2015» әйдаманнар осталыгы бәйгесе уздырылды.
Бәйгедә барлыгы 25 кеше катнашты. Мөмтәрәм жюри составында «Сәләт»нең төрле проектлары кураторлары һәм җитәкчеләре сайланылган иде. Ярышның биремнәре дә үткән еллардагыча, традицион: топ-спикер, үзеңне тәкъдим итү, шәмчекләр, проектлар яклау, остаханәләр үткәрү.
Финал 9 өлештән торды. Катнашучылар саны күп булмаса да, конкуренция дә читләтеп үтмәде. Сюрпризлар да булды: катнашучылар үзләре дә сизмәстән, яңа сәләтләрен ачып, аларны көндәшләре һәм жюри игътибарына тәкъдим иттеләр.
Беренче лигада җиңүчеләр түбәндәге баскычлар буенча урнаштылар:
- 5-нче урын – Роман Стрельников;
- 4-нче урын – Искәндәр Ягудин;
- 3-нче урын – Чулпан Фатыйхова;
- 2-нче урын – Айнур Сабиров;
-1-нче урын – Ләйсән Шәйхетдинова.
Премьер-лига финалистлары:
- Назлыгөл Вәлиева;
- Илһам Ибраһимов;
- Эльвира Галимова;
- Игорь Смирнов;
- Илфат Вәлиев.
Премьер-лиганың финалына үткән 5 җиңүчене жюри коллективы «Сәмрух 2015» премиясенең финалына үткәрергә карар кылды. Ә инде «Ел әйдаманы» кем булганын декабрьдә белербез!
Ләйсән Шәйхетдинова, финалист:
- Бер сүз белән әйткәндә – бик шатмын! 16-нчы октябрь көнне «Син җиңүче!» дисәләр, ышанмас идем. (Көлә) Көндәшләрем бик көчле иде. Кайберләре белән төрле аланнарда сәлкеш буларак үстем, кайберләре белән хәзергәчә якын дуслар буларак аралашабыз. Авыр, ләкин кызык булды. 3 көн эчендә мин тәҗрибәне тупладым да, тәҗрибәм белән уртаклаштым да. Катнашыгыз, дуслар! Үз көчегезгә ышаныгыз! Уңышлар һәрбарчагызга!
Лилия Валеева, оештыручы:
- Бәйге хис-кичерешләргә бик бай булды! Экспериментыбыз барып чыкты, чөнки без быел мәктәпне һәм бәйгене аерым чаралар буларак үткәрдек. «Әйдаманнар мәктәбе 2014-2015» проекты ябык дип әйтергә дә була. Хәзер 28-нче октябрьдән «Сәләт» йортында махсус дәресләр башланачак. Әгәр дә сез үз исемегезне җиңүчеләр рәтендә күрергә телисез икән, «Әйдаманнар мәктәбе 2015-2016» проектана гаризалар тутырыгыз!