Ел әйдаманы ← кире кайтырга

19-нчы декабрь, җомга көнне, «Сәләт» йортында, «Сәмрух» ел премиясе кысаларында «Ел әйдаманы» номинациясе уздырылды. «Сәләт»нең җәйге проектларында һәм үзләренең шәхси уңышларын безнең игътибарга Назлыгөл Вәлиева, Илһам Ибраһимов, Игорь Смирнов, Илфат Вәлиев һәм Эльвира Галимова тәкъдим иттеләр.
Катнашучыларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле һәм аерым игътибарга лаек иде. Назлыгөл Вәлиева чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Игорь Смирнов үзе генә түгел, гитарасы белән бергә чыгыш ясады. Эльвира Галимованың монологы беркемне дә битараф калдырмады, жюри әгъзалары аны язучылар белән чагыштырды хәтта. Илһам Ибраһимов һәм Илфат Вәлиевның портфолиолары аерым игътибарга лаек дип табылды.
Мәртәбәле жюри исемлегенә дә күз салыйк. Алар арасында бүген Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла; «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; Казан шәһәре башкарма комитетының муниципаль берәмлеге җитәкчесе киңәшчесе Җәлил Сөләйманов; Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; «Сәләт» клубы президенты, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова; «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина; «Фәнсар Академиясе» проекты җитәкечес Элина Степанова; «Әйдаманнар мәктәбе» проекты координаторы Лилия Вәлиева да бар иде.
Барлык чыгышлардан соң жюри әле озак вакыт фикер алышты. Нәтиҗәләр исә февраль аенда игълан ителәчәк. Тик әле тагын 3 ачык сайлап алу турын уздырасы бар. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!