II Төбәкара «Болгар-Туган тел» форумы ← кире кайтырга

Форум 23-29 июнь вакыт аралыгында, тарихи Болгар музей-тыюлыгында, палаткалы лагерь тибында үтәчәк. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануны өйрәтүгә юнәлдерелгән.
7-11 нче сыйныф укучылары өчен каралган әлеге форум мәктәп балаларына өстәмә белем бирү, аларны шәхес буларак үстерү һәм, әлбәттә, ял иттерүне төп максат итеп куя. Смена дәвамында катнашучылар татар телен камилләштерә, тирәнрәк өйрәнә ала, тәрҗемә эшенең серләренә төшенергә теләүчеләр өчен махсус дәресләр каралган. Моның өчен «Татар теле лабораториясе» эшлиячәк.
Программа кысаларында төрле уңышлы, танылган шәхесләр белән очрашулар да планлаштырылган.
Лагерьның эшчәнлеге татар телен саклау, өйрәтү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт программасы нигезендә башкарыла.
Гаризагызны www.тугантел.рф сайтына җибәрегез!