II Төбәкара «Болгар–Туган Тел» форумы: 2-нче көн ← кире кайтырга

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: бүген, ягъни 24-нче июнь – аның икенче көне.
Бүгенге көн лингвистика, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм тарих фәннәренә багышланган иде. Форумның программа директоры Лилия Сираҗетдинова сүзләренә караганда, спикерлар итеп Татарстан Республикасының мөхтәрәм кешеләре, чын мәгънәсендә, үз эшенең осталары гына сайланыла. Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе член-корреспонденты Фаяз Хуҗин, музыкант Рәдиф Кашапов, публицист, драматург Рабит Батулла, «Lingua Like» инглиз теле өйрәнү үзәге командасы, «Болгар радиосы» ди-джейлары, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех шундыйлардан. Алар исә, үз чиратында, балаларны иҗатлары белән таныштырдылар, тарих дөньясының серләрен ачтылар, телләр хакында сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында катнашучылар концерт куярга әзерләнделәр. Гадәттәгечә генә түгел, зурдан кубып тотындылар. Башта кастинг уздырылды. Иң шәп дип саналган номерлар гына зур концертка үтә алды. Һәр чыгыш саен актлар залы көчле алкышларга күмелде, биредә дустанә җылы атмосфера хөкем сөрде.
Иртәгесе көннең уку-укыту программасы тулысынча массакүләм мәгълүмат чараларына, төгәлрәк әйтсәк, журналистикага багышланачак. Шулай ук рәсми ачылыш тантанасына Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов килүе дә көтелә.
Тулы фотоотчет белән сез Форумның рәсми төркемендә таныша аласыз.