«Болгар–Туган Тел» форумы: 5-нче көн кире кайтырга

II Межрегиональный форум «Болгар–Туган Тел». День пятый

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: бүген, ягъни 27-нче июнь, форумның бишенче көне.

Гадәттәгечә, иртәнге 10:00-да мастер-класслар башланып китте. Бүген балаларга дәрес бирергә дип яшь дизайнерлар Миләүшә Мусина һәм Гүзәл Гарипова, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясе студенты, музыкант Алмаз Әсхәдуллин, читекче Илдар Шәйхетдинов командасы, «Болгар радиосы» ди-джейлары Фаил Гыймадов һәм Гөлназ Фәйзрахманова, яшь фотограф, «Кәрәз клуб» фотомәктәбенә нигез салучы Энҗе Ибраһимова килгәннәр иде.

Көннең икенче яртысында Ак мәчеткә экскурсия уздырылды. Шулай ук зарыгып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме дә үткәрелде. Балалар берничә сәгать буена рәхәтләнеп ял иттеләр, милли уеннарыбызны уйнап, милли биюләребезне биеп күңел ачтылар.

Кичке чара итеп «Ачык микрофон»  уздырылды. Биредә әйтер сүзе булган һәр бала сәхнәгә менеп чыгыш ясый алды.

Иртәгесе көн бик үзенчәлекле булыр дип көтелә. Чөнки Габдулла Тукай исемендәге татар теле форумы уздырылачак. Шулай ук татар дөньясына билгеле күп кенә шәхесләрнең килүе көтелә.

«Болгар-Туган тел» форумының нибары бер көне калды. Тулы фотоотчет белән сез Форумның рәсми  төркемендә таныша аласыз.