«Болгар–Туган Тел» форумы: 4-нче көн кире кайтырга

II Межрегиональный форум «Болгар–Туган Тел». День четвертый

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: бүген, ягъни 25-нче июнь, Форумның дүртенче көне.

Гадәттәгечә, иртәнге 10:00-да мастер-класслар башланып китте. Бүген балаларга дәрес бирергә дип композитор Эльмир Низамов, җырчылар Вероника Кузнецова һәм Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Гөлсирин Абдуллина, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова килгәннәр иде. Бүгенге көн мәдәният өлкәсенә багышланганга күрә, остаханәләр дә иҗат һәм сәнгать белән бәйле иде. Мөгаллимнәрнең һәрберсе уңыш сере белән бүлеште, балачак хыялларының чынбарлыкка ашуы хакында сөйләде, үгет-нәсыйхәт бирде.

Төшке аштан соң исә остаханәләр марафонын әйдаман абый-апаларыбыз кабул итеп алды. Аларның дәресләре креативлык, уен-көлке һәм дустанә атмосфера белән аерылып торды.

Шулай ук балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык уңайлыклар да тудырылган. Биредә аерым спорт чатыры бар, теләгән кеше бирегә кереп армрестлинг белән шөгыльләнә, шашка-шахмат уйный ала. Ерак түгел урнашкан спорт мәйданчыгына чыгып футбол һәм волейбол да уйнарга мөмкин.

Кичке чара буларак КВН үткәрелде. Командалар көндез үк оештырылды, әзерлекләр алып бардылар. Шуңа да уен шома һәм күңелле узды.

Форум экваторны узды, тагын ике көне калып бара. Тулы фотоотчет белән сез Форумның рәсми  төркемендә таныша аласыз.