II ачык «Илhам-Вдохновение» хор фестивале ← кире кайтырга

27-нче ноябрь көнне, 13:00, Сәләт йортында (Островский ур., 23) II ачык «Илhам-Вдохновение» хор фестивале узачак. Музыка һәм шигърият дөньясы турында фестивальнең илһамчысы, оештыручысы, «D'art» хор-студиясе дирижеры һәм җитәкчесе Адилә Мәхмүтова белән сөйләштек.
- Адилә Викторовна, җыр сезнең өчен нәрсә ул? Бу өлкәдә инде ничә ел эшлисез? Сәләткә ничек килеп эләктегез?
- Җыр сәнгате минем өчен университет капелласыннан башланды. Җырларга ярата идем. КДУның мехматына укырга кергәч минем өчен капеллага юл ачылды. Укытучым Валерий Петрович Леванов белән дә шунда таныштым, ул мине хор сәнгатенә өйрәтте. Студент елларым да капелла белән үтте. Аннан соң да җырлавымны туктатмадым. 1996-нчы елда университетны күптән тәмамлаучылар белән «Воскресение» хорын оештырдык. 2007-нче елда Сәләтнең «Әйдаманнар мәктәбе» проекты җитәкчесе Венера Сөләйманова белән Сәләттә дә хор ачып җибәрергә уйладык. Венера апагыз да «Воскресение»да җырлый иде.
- Фестиваль уздыру идеясе ничек барлыкка килде?
- Фестиваль уздыру – безнең уртак хыялыбыз иде. Без дә Сәләтлеләр рәтенә кушылгач, чара да милли моңнарга күмелеп, татар композиторлары җырларына нигезләнергә тиеш. Мондый фестивальләр фикердәшләребез белән берләшергә, яңа әсәрләр тыңларга, үзеңнең уңышларыңны күрсәтергә, ә иң мөһиме, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.
- Беренче фестиваль ничек үткән иде?
- «Беренче коймак төерле була» дисәләр дә, безнеке яхшы килеп чыкты. Шуңа да аны ел саен үткәрергә кирәк дигән карарга килдек. Былтыр чыгыш ясаган 5 коллектив та үзара бик дуслаштык. Хорның җитәкчеләре буларак та бик еш аралашабыз.
- Быел фестивальдә кемнәр катнашачак?
- Былтыргы катнашучылар башта бик теләп ризалашканнар иде. Тик 3 коллектив әзерлек барышында төрле сәбәпләр аркасында катнашудан баш тарттылар. Тик алар урынына тагын ике коллектив (И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры һәм Биектау районы балалар иҗаты йортының «Color music» ансамбле) кушылырга өлгерде инде. Тагын бер хор теләк белдереп караган иде, тик алар программаларын әзерләп өлгермәделәр. Әлбәттә, безнең «D'art» хоры, КФУ татар халык хоры, Казан Университеты чыгарылыш студентлары ассоциациясенең «Гармония» камера хоры да катнашачак.
- Фестивальнең программасы һәм кунаклары хакында да сөйләп узыгыз әле.
- Һәр хорның программасында яртысыннан артык өлеше – татар композиторларының әсәрләре. Быел фестивальнең Сәнгать советына Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинны чакырдык. Барыгызны да моңлы фестивалебездә көтеп калабыз!