Аксубайда Сәләт клубы ачылды ← кире кайтырга

Сәләт – динамикалы үсеш алган яшьләр оешмасы. Эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – Татарстанда һәм күрше республикаларда Сәләт клублары булдыру, алар белән эшләү. Шулай итеп Аксубайның 3-нче мәктәп базасында «Сәләт-Аксубай» клубы ачылды. Клубның рәисе буларак Сәләт активисты Ләйлә Муратшина билгеләнде.
Ачылу тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов катнашты.
Сәләт лидерларын Аксубайлыларның әзерлеге шаккатырды. Клуб әгъзалары кунакларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: баянда, гитарада уйнадылар, җыр-биюле чыгышлар да байтак булды, флешмоб үткәрделәр, мәктәп буенча экскурсия дә уздырдылар. Шулай ук укучылар кызыклы физик, биологик һәм химик тәҗрибәләр күрсәтеп, мехенди ясау серләрен ачып, шахмат та уйнап күрсәттеләр.
«Мәктәпкә килеп аның директоры, активистлары белән танашырбыз дип уйлаган идек. Ә безне монда кызыклы программа көткән икән! Мәктәп сәләтле укучылар белән тулы. Җитәкчелек, укытучылар һәм укучылар көчле бер команда оештырганнар. Афәрин!», – дип мактап узды Тимур Сөләйманов.
Тантаналы рәвештә Клуб составына тагын унлап укучы кабул ителде. Әлеге клуб Аксубай районының барлык сәләтле балаларын үзендә берләштерер дип көтелә.
«Без бердәм булырга, үсеп килүче яшь буынга позитив йогынты ясарга тиеш. Оешмабызның асылында да шул ята бит: рухи тәрбия бирү, актив һәм файдалы ял итү. Сәләт проектларында катнашу өчен Аксубайның барлык балаларын берләштерү – безнең бурыч», – дип белдерде «Сәләт-Аксубай» клубы рәисе Ләйлә Муратшина.
Мәгълүмат aksubayevo.ru сайтыннан алынды.