Әлмәт районы җитәкчесе: «Фестивальне оештыру дәрәҗәсе шаккатырды!» ← кире кайтырга
.jpg)
1-5 нче июнь көннәрендә Әлмәт шәһәренең гүзәл табигатьле бер почмагында, «Сәләт-Әлмәт» клубы «Туган як» исемле фестиваль үткәрде. Биредә 5-8-нче сыйныф укучылары катнашты, алар алдан конкурс нигезендә сайлап алынды.
Яшь буынны туган җирне яратырга, аның белән горурланырга, аның кадерен белергә өйрәтү, туган якның тарихын, мәдәни кыйммәтләрен, табигатен һәм географиясен өйрәнү аша укучыларны рухи-интеллектуаль яктан баету — фестивальнең төп максаты булып торды.
Шушы биш көн дәвамында балаларны Әлмәт төбәгенең кыскача тарихы, Әлмәт районының географиясе белән таныштыру, Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими һ.б. күренекле шәхесләре турында сөйләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, татар телен актив куллану һәм милли мәдәниятны популярлаштыру гына түгел, мөстәкыйльлеккә, бердәмлеккә өйрәтү, халкыбызның бай мәдәни мирасы аша күркәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бурычларын да үз эченә алды.
Айрат Хәйруллин – Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе, «Сәләт» ветераны:
– Фестивальне оештыру дәрәҗәсе һәм концепцияләре мине, дөресен генә әйткәндә, шаккатырды. «Сәләт» берләшмәсе белән киләчәктә дә бергә эшләрбез дип өметләнәм. Яңа проектлар тәкъдим итсәгез – аларын да бик теләп кабул итәрбез!
Әнис Шәмсуллин — Р. Фәхретдин исемендәге 1-нче гимназия укытучысы:
– Фестиваль биш кенә көн барса да, уку-укыту программасы буенча да, ял программасы буенча да бик продуктив, күңелле һәм файдалы үтте. Без максатларны зурдан куйдык. Мөһим эшләрдә 100% максатка ирешү бик авыр, тик без булдырдык дип саныйм.
Ринат Кадыйров — Р. Фәхретдин исемендәге 1-нче гимназия укытучысы:
– Киләсе елларда балалар саны тагы да артыр дип уйлыйбыз. Мондый тематикалы чаралар бүгенге буын яшьләре өчен бик кирәк дип саныйм. Беренчедән, без шул рәвешле тарихыбызны саклап калсак, икенчедән, күренекле шәхесләребезгә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли алабыз. Фестивальнең киләчәге бар, ул өметле, моңа шигем юк.
Сергей Игнатьев — «Эдельвейс» яшүсмерләр клубы педагогы:
– Мин һәрвакыт балаларның күзләренә карыйм, әгәр алар ялкынланып яналар икән, димәк, проектның киләчәге бар! «Туган як» фестивале — бала үсеше һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләр өчен бер дигән мәйданчык.