Канадада «Сәләт-Монреаль» сменасы катнашучылары өчен Сабантуй үтте ← кире кайтырга

Татарстанлылар, Монреальдә яшәүче Сәләт ветераннары белән берлектә Канадада онытылмаслык җәйге смена уздырдылар. Әлеге чара Сәләт проектлары географиясен һәм катнашучыларын үстереп кенә калмыйча, чын татар мохите тудырырга, гореф-гадәтләрне яңартырга, Америка континентында татарларны берләштерергә ярдәм итте. 



Катнашучылар өчен бай мәдәни, уку-укыту программасы булдырылган иде. Аның кысаларында балалар үзләрен күрсәттеләр, Оттава һәм Монреаль шәһәрләре белән таныштылар.