«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Олимп» ← кире кайтырга

Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 2016/2017-нче уку елларындагы фән олимпиадаларына әзерлек «Олимп» мәктәбе уза. Биредә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Норлат, Сарман, Азнакай, Зәй, Түбән Кама, Кукмара, Яшел Үзән, Минзәлә, Алексеевск, Арча, Лаеш һәм Чүпрәле районнарыннан җыелган 50 бала катнаша.
Мәктәпнең программасы математика, физика (7-8 сыйныфлар), фәннәреннән муниципаль, төбәкара, бөтенрәсәй олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен, җәмгыять белеме (7-9 сыйныф) буенча укучыларны тирәнтен укытуга юнәлдерелгән.
Мәктәптә Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары белем бирә: Татарстанда ТДИ һәм БДИ комиссиясе рәисе, техник фәннәр кандидаты, «Югары математика» кафедрасы доценты Рөстәм Фәхретдин улы Ахвердиев; физика буенча олимпиадаларга әзерләүче тренер Надежда Николаевна Долбилова; физика укытучысы Салават Рафаил улы Җамалиев; җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга әзерләүче Вероника Владимировна Сизая.
Балалар көненә 7 сәгать укыйлар. Калган вакытта Биләр каласының матур табигате белән хозурланалар, мәдәни-күңел ачу программасында катнашалар. Кичә, мәсәлән, интуициягә корылган уен уздырылса, бүген «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены планлаштырылган. Сменаның ахырында «Open Mic» исемле иҗади концерт үткәреләчәк. Традиция буенча һәр көн шәмчек белән тәмамлана: биредә әйдаманнар узган көнгә нәтиҗә ясый, һәр катнашучы үз хис-кичерешләре белән уртаклаша.
Василә Гыймалетдинова, Бөгелмә, катнашучы:
- Былтыр Мәктәптә катнашкан идем инде. Миңа бик ошады, быел тагын да яхшырак! Смена «Фәнсар»да беренче тапкыр уза, биредә бик матур һәм рәхәт. Катнашучылар да күбрәк, шуңа чаралар тагын да кызыклырак үтә. Бар җирдә күңелле, гаилә мөхите хөкем сөрә. Мин бик шат! Рәхмәт сезгә!
Мәрьям Гыймадиева, Казан, катнашучы:
- «Олимп» мәктәбендә мин беренче тапкыр. Математика фәнен өйрәнәм. Укытучысы шәп! Шундый катлаулы материалны җиңел һәм аңлаешлы итеп бары ул гына аңлата белә. Иң шәп әйдаман да миндә - Илназ абый. Мин аның белән «Раушан»да ук танышкан идем инде.
Гүзәл Гайнанова, әйдаман:
- Смена инде өченче тапкыр үтсә дә, бөтен нәрсәдә яңалык бар. «Фәнсар»да берләшмәбез мөхите аеруча нык сизелә. Яңа катнашучылар яңа хис-кичерешләр тудыра, шуңа да смена башкалардан аерлып тора. «Олимп»тагы балалар уникаль, үзенчәлекле, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Беренче көнне үк үзләренең активлыклары белән таң калдырдылар. Сезгә яңа дуслар, яңа белемнәр, яңа мөмкинлекләр теләп калам, сәлкешләр! Хыялларыгыз чынга ашсын!
Игорь Смирнов, Сәләт клубы президенты, сменаның өлкән әйдаманы:
- «Сәләт-Олимп» – зиһенле катнашучылар, көчле укытучылар, дус-тату команда, күтәренке кәеф дигән сүз. Сәлкешләргә одимпиадаларда зур уңышларга ирешүләрен телим! Безнең өчен бу иң зур бүләк булачак. Гыйнварда үтәчәк киләсе сменага да әзерләнә торыгыз, вакыт озак калмады.