Татарстанда беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы үтә кире кайтырга

В Татарстане впервые проходит Межрегиональный молодежный форум интеллектуального творчества «Агыйдел»

2014 елның 1 - 9 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы узачак. Иҗади һәм уку-укыту сменасында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең биш регионыннан 100 сәләтле укучы катнашыр дип көтелә. Форумның программасы катнашучыларны шәхес буларак тәрбияләү һәм мәктәптән тыш уку-укыту процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум Агыйдел елгасы буенда палаткалы шәһәрчек форматында үтәчәк.

Форумның төп максаты булып иҗат белән мавыгучы яшьләрне берләштерү; тәҗрибә, фикер уртаклашу өчен нигез тудыру һәм яңа интеллектуаль технологияләр сферасын өйрәнү тора. Проектта катнашучы балаларга белем бирү өчен төрле шәһәрләрдән махсус мөгаллимнәр чакырылды. Безнең тренерлар: Денис Исмаков (Түбән Новгород; Бизнес-тренер, “Селигер”, “Машук”, “iВолга” форумнары спикеры); Анастасия Исмакова (Түбән Новгород; “Eventeam” оешмасы җитәкчесе); Наталья Чардымова (Түбән Новгород; Европа Советы, “Сальто”, “Erasmuss+” программалары тренеры); Иван Суханов (Мәскәү; Бизнес-тренер) һәм Казаннан Анна Фельдман (социаль технолог). Шулай ук А. Фельдман әлеге форум программасы директоры да. “Агыйдел”нең интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы программасы берничә уку-укыту баскычларыннан гыйбарәт – шәхси, төркем һәм гомумфорум – болар һәммәсе дә үз чиратында уңышка ирешү, катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсеше өчен уңайлы шартлар булып тора. Программасы кысаларында катнашучыларны фәнни очрашулар көтә. Бу очрашуларда алар түбәндәге темаларга фикер алышачак: “IT-технологияләр: фәнни-техник прогресс алдында”, “Бүгенге химия – яңа индустриальләшкән экономика нигезе”, “Машина төзелеше – инновацион үсешнең сценарий драйверы”, “Космонавтика: бөтендөнья фәнендә Россиянең лидерлык позицияләре”, “Робототехника – кешелек өчен киң технологияләр”, “Аддитив технологияләр – цифрлы җитештерүнең динамик секторы”, “Энергоэффектлылык һәм рессурсларны саклау – экономик модернизация стратегиясенең приоритетлы юнәлеше”.

Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы; Татарстан Республикасының Фәннәр Академисе; Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы һәм ТРМОФ “Сәләт” тора.