"Волга" лагерендә “Сәләт” командасының тренинг-сессиясе үтте ← кире кайтырга
17-18 нче октябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә “Сәләт” командасының беренче тренинг-сессиясе булып узды. Әлеге читкә чыгып уздырылган сессия, “Сәләт”нең Корпоратив Университеты кысаларында тормышка ашырылды. Тренер – алыштыргысыз Анна апа Фельдман.
Тренингның төп максаты булып “Сәләт” командасын тагын да камиллләштерү тора иде. Бурычлары исә түбәндәгечә:
· Детальле шәхси һәм командага анализ;
· Командаларның әгъзалары эшчәнчелегенең продуктивлыгын арттыру;
· Эшне эффектлы итеп алып бара белү.
Әлеге тренинг программасы үз эченә “Волга”да ике эш көне һәм аннан кайткач 21 көн дәвамында үзлектән анализга корылган иде.
Биредә җыелган “Сәләт”леләр аерым 5 командага бүленеп “Сәләт” оешмасында мөмкин булган гомум проблемалар хакында уйлаштылар. Аннары бер-берсенә әлеге мәсьәләләрне күрсәтеп, аны чишү юлларын уйлаштылар.
Икенче көн азагында барлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды: уңышлар күрсәтелде, җитешсезлекләр билгеләнде, ә иң мөһиме алга дөнья кадәр яңа максат һәм бурычлар куелды. “Сәләт” бер-берсе өстенә урындыклар ыргытмыйча гына, тавыш күтәрмичә генә үз проблемалары хакында сөйләшә алды. Әле ул гына да түгел, аның командасы уртак бер фикергә килеп, алдагы көннәрдә үтемлерәк эшләр өчен илһам алып кайтып китте”, - дип белдерде әлеге ике көнлек тренинг-сессиянең тренеры Анна Фельдман.