Сәләт йортында балалар бәхете серенә төшенделәр ← кире кайтырга

23-нче гыйнвар көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2016» ел премиясенең сайлап алу турларына нокта куйдык. «Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә башҗитәкләрнең иң зур булышчылары көч сынашты.
«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, инде традициягә әверелгәнчә, кичәне сәламләү сүзләреннән, теләкләрдән башлады. «Өлкән әйдаманнарыбызга, беренче чиратта, зур хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сәлкешләр кәефе, әти-әниләрнең ышанычы нәкъ менә сездән тора!» - дип белдерде ул.
«Сәләт-Санак» өлкәне Алсу Ганиева беренчеләрдән булып чыгыш ясады. Дөньяның төрле почмакларындагы якын кешеләренең җылы сүзләре, тематик футболкаларда җанатарлары белән бию, глобус ярдәмендә үзе белән таныштыру, гитара, саксафонга кушылып эшчәнлеге хакында сөйләү Алсуның чыгышын җанлы, эффектлы итте. «Мин – 21-нче гасыр Алсуы. Барлык тормышчан кыйммәтләр, идеал, амбицияләрне Сәләтнең сәләтле яшьләре белән берлектә чынга ашырып була. Планнар да зурдан: тагын берничә алан һәм үземнең ресторан бизнесын ачу», – дип уртаклашты Алсу апа.
Шуннан соң чират «Сәләт-Яр Чаллы», «Сәләт-Имәнкәй» аланнары өлкән әйдаманы Алия Вәлиевага күчте. Алия апа хатирәләргә чумды, Сәләттәге тарихын сөйләде, аннары 10 ел алга күчеп киләчәкне фаразлады. 2007-нче елда Сәләткә беренче тапкыр килеп, күп еллар дәвамында сәләтле яшьләр арасында калды, 2016-нчы елда кызыл футболкага ия булды.
«Сәләт-Кандракүл» өлкән әйдаманы Гөлия Мөхтәрова бер тапкыр да сәлкеш булмаган. Беренче тапкыр 2013-нче елда Сәләт Форумына волонтер буларак килгән ул. Ә инде быел ул «Сәләт-Саба»ның директоры вазифасын башкарачак. Гөлия чыгышы өчен «Изге» дигән язулы футболка сайлаган иде. Бу жюри әгъзаларында күпсанлы сораулар тудырды. Тик Гөлия апа югалып калмады, «Бу – минем күңел халәтем» дип аңлатты.
Диләрә Хәлитова – «Сәләт-Биләр каласы» аланының өлкән әйдаманы. Үзе турында сөйләгәндә ул киштәдәге истәлекле Сәләт атрибутикасын кулланды. Биредәге иң төп әйбер – китап. Ул Диләрәнең әти-әнисе тарафыннан языла башлаган. Бию һәм спорт ярышларында җиңү дәлиле булган медаль-кубоклар, дебатлар буенча 1-нче урын яулаган өчен Сәләт Форумы кубогы, сары галстук, сменалар бейджлары, истәлек өчен төшкән фотосурәтләр... Болар барысы да Диләрәнең лидер һәм бик актив булуын күрсәтә. «Һәр кеше дә җиңәргә ярата. Ә балалар белән эшләгәндә иң мөһиме – аларны ярату», – дип саный Диләрә.
Чараны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов тәмамлады. «Әлеге номинацияне карый алуым белән бик бәхетлемен. Кайчандыр минем тормышым да Сәләт белән тыгыз бәйле иде. Быел өлкән әйдаманнарга, директорларга зур бүләк ясаячакбыз: «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә укытучы үзәге (Әдип йорты) булдырырга ниятлибез. Бу проект миңа бик ошый, аның нигезендә күп идеяләрне чынга ашырып булачак», – дип җиткерде Алмаз Миңгулов.
«Сәләтнең барлык проектларына да ярдәм итәргә тырышабыз. Киләчәктә дә шулай булачак. Сезне – Сәләтнең төп лидерлары буларак – бер чараны да читләтеп үтмәскә өндим. Республикабызда уздырылучы барлык чараларда да актив катнашыгыз. Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык!» – дип тә өстәде министр урынбасары Алмаз Минвазыйхович.
Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева