Сәләт Йортында Гыйлем көне! ← кире кайтырга

1-нче декабрь көнне Сәләт Йортында (Островский ур., 23) Сәләт дөньясы белән якыннан танышырга теләүче балалар һәм әти-әниләр өчен Гыйлем көне уздырылачак.
17:00дә иң актив, сәләтле, максатчан яшьләребезне көтеп калабыз.
Төркәлү узганнан соң, 17:30да үзенчәлекле форматта квест уенын башлап җибәрәчәкбез. 7-8 кешедән торган команда 8 станция узарга тиеш булачак.
1. «Умная
Казань» проектыннан химия буенча биремнәр
2. КФУның уку-укыту лабораториясе
4. «Фәнсар» мәктәбе белән берлектә физика фәне дөньясына чуму
5. «Sanak-lab» лабораториясе
6. КАИның авиомодельләштерү
7. Татар, рус, инглиз лингвистикасы
8. Менталь арифметика
9. Акыл станциясе
Һәр катнашучыга теркәлү узган вакытта команда өчен билгеле бер номер бирелә һәм җыелу урыны әйтелә. Һәр команданың үз кураторы булачак. Һәр станциягә 13 минут вакыт биреләчәк.
Балалар өчен квест уздырылса, әти-әниләр өчен махсус программа төзелде. Сәләт дөньясын чагылдырган видеороликлар карау, 2018-нче елда уздырылачак профильле сменалар, КФУ укытучыларыннан югары уку йортына керү серләре белән танышу, ә «Умная Казань» исә мавыктыргыч викторина әзерли.
Әти, әни, мин һәм Сәләт – бер зур гаилә! Һәр теләгән кеше әлеге Гыйлем көнендә катнаша ала.