"Сәләт" йортында бүләкләү тантанасы узды ← кире кайтырга

«Сәләт» йорты сәләтлеләр авазыннан гөрләп торды: бүген биредә мөхтәрәм кунаклар, проект җитәкчеләре, ветераннар, абый-апалар һәм активистлар җыелган иде. Бүләкләү тантанасын котлау сүзләре белән Җәүдәт абый Сөләйманов ачып җибәрде: «Сәләт» үсә. «Сәләт» үзгәрә. «Сәләт» ныгый. Бу әйтеп-бетергесез авыр хезмәт бер генә кеше кулыннан килә торган эш түгел. Бу – барыбызның да тырышлыгы, бөтенебезнең көче, сүнмәс дәрте. Шушы матур кичәдә мин һәммәгезгә дә ихлас рәхмәтемне һәм олуг хөрмәтемне җиткерәм!» - дип белдерде ул.
Үз чиратында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рафис Тимерхан улы Борһанов та котлап узды: «Чыннан да, 20 ел эчендә бик күп хезмәт куелган. Татарстан Республикасыннан меңләгән бала, шулай ук Россия регионнарыннан, якын һәм ерак чит илләрдән ватандашларыбыз республикабызның яшьләр өчен каралган проектларында катнашалар. «Сәләт»не үткән йөзләгән бала бүгенге көндә фән кандидатлары һәм фән докторлары булдылар, Татарстан Республикасының икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә җитәкчеләр булып эшлиләр. Без алар белән чиксез горурланабыз! Һәм алдагы көндә һәрчак терәк булырга әзербез!» - дип җиткерде ул.
Бүләкләү тантанасы булгач, бүгенге кичәдә бер кочак котлаулар һәм тәбрикләүләр булды. Иң беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән Венера апа Сөләйманова бүләкләнде.
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов фән өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләрне бүләкләп узды. «Миңа «Сәләт»не котлаганда матур сүзләр эзләп мәшәкатьләнергә кирәкми. Чөнки мин үзем дә сәлкеш. «Сәләт» дөньясы, мондагы мөхит, иң якын дуслар – болар барысы да миңа яхшы таныш. Бәйрәмегез белән!» - дип кайнар һәм күңелле котлады ул.
Шулай Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Фәннәр Академиясе һәм Казан мерлыгы да «Сәләт»леләрне мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләп узды.
Җәүдәт абый Сөләйманов «Сәләт» берләшмәсе исеменнән «Сәләт» аксакалларына рәхмәт хатлары тапшырды. Шундыйларның берсе Ринат Харис «Сәләт» турында үз фикерен белдерде: «Сәлкешләр кебек матур, кызыклы һәм тирән мәгънәле сорау биреп йөдәтүчеләрне минем очратканым юк әле. Гомерем буе Пушкинның Царскосельский лицеен күрергә хыялландым. Безнең «Сәләт»ебезне шуңа охшатам. Бәйрәмегез белән сезне!» - дип зурлады ул.
20 еллык тарихны берничә сәгать эчендә генә барлап бетереп булмый. «Сәләт»ебез киләчәктә дә илебез күгендә якты балкысын, 200, 2000 еллык тарихлы булсын дип телибез!