"Сәләт" йортында “Әйдаманнар мәктәбе”нең 1 ачык дәресе үтте ← кире кайтырга

22 нче Октябрь көнне “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) “Әйдаманнар мәктәбе” проектының беренче ачык дәресе үтте. Биредә үзен “Сәләт” аланнарында әйдаман ролендә күрергә теләгән студентлар җыелган иде.
Беренче дәрескә кеше шактый күп җыелды: залда хәтта утырырга урындыклар җитмәде. Башлап булачак әйдаманнарны “Сәләт”нең башкарма директоры Тимур абый Сөләйманов сәламләде. “Әйбәт әйдаман – “Сәләт”ебезнең нигезе. Күрәм, сезнең күбегез – кичәге сәлкеш. Алдагы киләчәк яшь буынга лаеклы алмаш һәм абруйлы үрнәк булыгыз!” – дип теләкләрен җиткерде ул.
Аның сүзен дәвам итеп “Әйдаманнар мәктәбе”нең программа директоры Анна апа Фельдман, алда торган максат һәм бурычлар белән таныштырды. “Әйдаман – үз эченә бик күп үрнәк сыйфатларны туплаган уникаль кеше. Әлеге дәресләрдә шушы авыр хезмәтнең серләре белән уртаклашырбыз”, - дип белдерде ул.
Шулай ук “Сәләт” клубының президенты Айгөл апа Габдрахманова, “Болгар – Туган Тел” проекты җитәкчесе Илсур абый Нафиков, “Сәләт” ветераны Алмаз абый Хәбибуллинга да сүз бирелде.
Айгөл апа Габдрахманова үз чиратында барлык җәйге аланнар белән таныштырып чыкты. Көтеләчәк үзгәрешләрне һәм яңалыкларны искәртеп узды.
Илсур абый Нафиков үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул “Болгар – Туган Тел”дә берьюлы 7 өлкән һәм 56 әйдаман белән эшләгән икән. Әлеге эштә көтәчәк авырлыкларны әйтеп узды, чишү юлларын күрсәтте.
Алмаз абый Хәбибуллин “Иң текә әйдаман булу серләре” дигән кыска вакытлы мастер-класс үткәрде. Аны булачак әйдамннар бик яратып кабул иттеләр.
Ахырдан һәр кеше теләгән соравына җавап таба ала иде. Шуңа чыгыш ясаган абый-апалар сорауга күмелде.
Мондый форматтагы дәресләр әле тагын шактый булачак. Яңалыклар белән сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә танышып бара аласыз.