«Цели развития тысячелетия» исемле Халыкара форум ← кире кайтырга
Бүген, ягъни 16-нчы март көнне, «Сәләт» йортында «Цели развития тысячелетия» дип аталган Халыкара форумның ачылыш тантанасы узды. Чара 16-19-нчы март аралыгында, «Яшьләр дипломатиясе академиясе»нең икътисади клублары ассоциациясе берләшмәсе тарафыннан чынга ашырыла.
Форумга Рәсәйнең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар җыелган (югары сыйныф укучылары, югары белем бирү уку йортлары студентлары, 16-30 яшь аралыгындагы активистлар). Алар барысы да халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья үсеше, яшьләр сәясәте һәм җәмгыятьнең актуаль сораулары белән кызыксыналар.
Форумның максаты булып бүгенге яшь буынның глобаль мәсьәләләрне чишү буенча эффектлы карарлар кабул итә белүен истбатлау тора. Бу Берләшкән Милләтләр Оешмасының 54-нче резолюциясендә формалаштырылган, 2030-нчы елга кадәр 17 максат хисабында дөньяны тотрыклы үзгәртү планы нигезендә башкарыла.
Проект Казанда беренче тапкыр үткәрелә. 3 көнгә Татарстанның башкаласы 4 комитетның мәйданчыгына әвереләчәк: «Индустриализация, инновацияләр һәм инфраструктура», «Тигезсезлекне киметү», «Климатның алмашуы белән көрәшү», «Тотрыклы үсеш нигезендә партнерлык».
Әлеге форум Татарстан Республикасының яшьләр эшләре сорауларына зур игътибар бирелүе, мәдәниятара әңгәмәгә ачык булуын, дөньякүләм берләшмәнең үсешендә актив катнашканын күрсәтәчәк.
Ачылу тантанасы барышында «Яшьләр дипломатиясе академиясе» проекты җитәкчесе Дилбәр Садыйкова да чыгыш ясады: «Бүген монда бер үк вакытта 6 мәйданчык эшлиячәк. Форум беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, зур уңышларга һәм нәтиҗәләргә ирешер дип өметләнәм. Әлеге 3 көнне мөмкин кадәр продуктив һәм файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Безне үзенә җыйган «Сәләт» йортына аерым зур рәхмәтемне белдерәм! Уңышлар сезгә!» – дип белдерде ул.