Анастасия Гулявина: «Эзлән, хыялыңны тормышка ашыр, уңышка иреш!» кире кайтырга

Анастасия Гулявина: «Исследуй, мечтай, открывай!»

«Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагере һәм яшь эшмәкәрләр өчен форумда катнашкан яшьләр берничә көн дәвамында мастер-класслар алдылар, төрле очрашуларда катнаштылар һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Анастасия Гулявина – Impact Hub Moscowның башкарма директоры, Рәсәйнең иң зур, масштаблы « Душевный базар » исемле ярдәм итү фестиваленең җитәкчесе. Яшь эшмәкәрләр белән очрашудан соң, без дә Анастасия Гулявинага берничә сорау бирдек.   


– Impact Hub турында сөйләп китегез әле?

–Әлеге проект 2005-нче елда Лондонда барлыкка килде. Соңгы 4-5 ел эчендә аның географиясе киңәйде. Бүгенге көндә Мәскәүдә дә бар хәтта.

 

–Әлеге проектны сез дүрт кеше белән ачып җибәрдегез дип беләбез.

–Әйе, ике кыз белән без башта AIESEC кампаниясендә эшләдек. Шуннан соң безгә Эндрю исемле Бөекбританиядән Мәскәүгә күченеп килгән егет кушылды. Әкрен-әкрен эшкә керештек. Йокы дигәнне оныттык, ялны оныттык, көне-төне эшли идек. Үзегез дә аңлыйсыздыр, яшәү һәм аренда өчен түләргә кирәк бит. Узган елның көзендә без элекке эшләребездән китеп, тулысынча әлеге проект өстендә эшли башладык. Мәскәү үзәгендә хәзер үз офисыбыз бар.

 

–Иң кызыклы проектлар турында сөйләп китегез әле.
–Иганәчелек, ярдәм итү кибетләре бүгенге көндә бик популяр, үзегез дә бик яхшы беләсездер. Кеше үзенә кирәк булмаган кием-салымны кибеткә алып килә, сатылган әйбернең акчасын мохтаҗларга тапшыралар. Һәм көннәрдән бер көнне иске, ярамаган киемнәрне нишләтеп була?- дигән сорау туды. Шулай итеп өр-яңа проект туды. Иске әйберләрне эшкәртү проекты. Тагын бер кызыклы һәм шул ук вакытта фаайдалы бер проект турында сөйләп китәсем килә. Яман шеш авыруы белән озак вакыт интеккән бер кыз бала уйлап тапкан проект ул. Химиотерапия курсыннан соң киелә торган  махсус тегелгән матур, оригиналь башлыклар уйлап таба ул. Төрле илләрдә бу башлыклар тегелә, ә ни өчен Рәсәйдә дә әлеге эшкә алынмаска? Һәм ул әлеге эшкә тотына, бүгенге көндә хәтта Санкт- Петербургта да үз кибетен ачып җибәргән. ДЦП авыруы белән интегүчеләр өчен дә башлыклар тегә. Тагын бер үзенчәлек – авыру кешеләрне, гомумән, башка җирдә эшкә алмыйлар, ә әлеге оешма аларны бик теләп кабул итә. Аларның эшләргә стимулы бар, чисталык, пөхтәлек ягыннан да алар бик нык аерылып торалар. 
Тагын бер үзенчәлекле проект турында әйтмичә китә алмыйм. Мәскәүдә яшәүче бер гаилә (ир белән хатын) тормышка ашырган проект. Мәскәүдә авыру, сәламәтлеге чикле кешеләр, инвалидлар өчен махсус таксилар булмау бик тә уйга калдыра аларны. Һәм алар автобуслар, җиңел машиналар сатып алып махсус такси хезмәте ачып җибәрәләр. Бүгенге көндә Рәсәй паралимпиа катнашучылары да аларның хезмәте белән файдалана. Кызыклы һәм, иң мөхиме, файдалы проектлар бик күп. Аларны бу очрашуда гына сөйләп бетереп тә булмый.

 
–Ә сезнең резидентларыгыз кем?

–Алар өч төркемгә бүленәләр. Беренчеләре –проект тудыру белән хыялланып, янып йоргән кешеләр. Ләкин алар эшне нәрсәдән башларга кирәк икәнне әле белмиләр. Алар өчен без бушка мастер-класслар үткәрәбез, файдалы очрашулар оештырабыз. Икенче төр – үз проектлары булган, ләкин аны тормышка ашырыр өчен төрле юллар эзләгән кешеләр. Алар инде мастер-классларга бик тә теләп, кая килгәннәрен белеп киләләр. Өченче төр – үз проектлары белән уңышка ирешкән кешеләр. Алар исә яшь эшмәкәрләргә бизнесның нәрсә икәнен аңларга өйрәтәләр.

 
–Impact Hubның Казанда филиалын ачып җибәрү өчен нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?

–Беренчедән, Казанда кайсы өлкәләргә таләпләр күбрәк куела, иҗтимагый проблемалар нәрсәдән гыйбәрәт, шуны төгәл аңларга кирәк. Шулардан чыгып, кирәкле бизнес уйлап табып, аны дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин. Сөйләргә  онытып торам икән. Минем тормышымда тагын бер кызыклы хәл булган иде. Мин берничә ел элек реклама буенча бер кызыклы китап укыган идем. Укып чыккач, әлеге китапның авторына рәхмәт хаты юлладым. Хатта практика үтү мөмкинлеге юкмы дип сорагач, рәхим итегез, килегез дигән җавап хаты алдым. Озак та үтмәде мин дөньядагы эре реклама компаниясендә эшли башладым.  

–Тормышта сезне илхамландыручылар кем ул? Кемнең эшчәнлегенә сокланасыз?

–Тормышта көннән-көн мине гаҗәпләндергән кешеләр очрый. Мин алардан нәрсә булса да үземә файдалы булган мәгълүмат алырга тырышам, үзләштерергә омтылам. Шундый кешеләрнең берсе –Константин Эрнст. Мин аның гениаль кеше, менә дигән режиссер булуына сокланам. Хәтта артыннан планшет кына булса да күтәреп йореп, аның эшчәнлеген күзәтеп барыр идем. (Көлә)
– Форумда катнашучы яшь эшмәкәрләргә сез нәрсәләр сөйлиячәксез?

 

–Уңышка ирешү серләре белән уртаклашачакмын. Кирәкле, файдалы бизнес ачып җибәрү серләренә дә төшендерергә уйлыйм.

 

–Бераз гына үзегез турында да сөйләп киттегез әле? Сез ничә һәм нинди телләр беләсез?

–Инглиз, француз, немец телен өйрәнергә хыялланам. Чөнки соңгы арада күп кенә партнерларыбыз Германиядән.

 

–Яраткан шөгылегез?

–Фотога төшерергә бик яратам.

 

–Тормыш девизыгыз бармы?

–Эзлән, хыялыңны тормышка ашыр, уңышка иреш.