«Иске Казан» – һөнәрчелек шәһәре ← кире кайтырга

Иске Казан музей-тыюлыгында 170 катнашучыга исәпләнгән VII Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр «Иске Казан» фестиваленә әзерлек тулы көченә бара. Хәзерге мизгелләрдә оештыручылар зур хезмәт башкаралар. Уку-укыту һәм күңел ачу программаларына аерым игътибар бирелә. Шуны да искәртеп узыйк, әлеге фестиваль һөнәр сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән. Танылган спикерлар исемлегендә безнең төбәкнең WorldSkills чемпионнары да бар. Сер итеп кенә әйтәбез, күңел ачу программасы башка сменалардан аерылып торачак. Гомуми сюжет линиясе бөек татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә барып тоташача. Уку-укыту программасы кысаларында Татарстан Республикасының фән һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар уздырылачак, шулар арасында театр һәм кино артисты Фәнис Жиһанша, «Ялкын» журналы мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да бар.
Штаб житәкчесе Нариман Димөхәммәтов:
- Әлеге фестиваль минем өчен, беренче чиратта, «Сәләт» тарихында үз эзеңне калдыру. 170 бала минем хезмәтем аркасында жылыда йоклаячак, ашаулары тәмле, эчәр сулары шифалы булачак. Үсеп-буйга житкәч әлеге Форумда уздырган көннәрне искә төшереп сөйләрлек булсын иде! Катнашучыларга теләкләрем: флаглар чигеннән чыга күрмәгез! (Көлә)
Фестивальнең арт-директоры Таһир Насибуллин:
- « Иске Казан», минем өчен, балаларга әкият бүләк итә алу мөмкинлеге. Актив һәм сәламәт булыгыз! Очрашканга кадәр.