20 арасыннан иң яхшысы бул! ← кире кайтырга

Казан шәһәре студентларын 11-13-нче сентябрь көннәрендә, «Сәләт» йортында үткәреләчәк мәдәниара коммуникацияләргә багышланган тренингта катнашырга чакырабыз.
Соңгы елларда Рәсәй хәзерге буын яшьләре өчен елдан-ел зуррак һәм мөһимрәк уку-укыту мәйданчыгына әйләнә бара. Бүгенгесе көндә Казанда 150 000 студент белем ала, аның 5000 дөньяның 70 иленнән булган яшьләр. Сер түгел, Казан милләт, мәдәният һәм традицияләрнең дуслык чыганагы булып тора. Әлеге тренингның нигезендә чит илләр һәм безнең ил студентлары тормышы ятачак. Шулай ук чит ил студентларына мәдәният, традицияләр, бөтенләй башка илдә яшәү рәвеше хакында да сөйлиячәкләр.
Тренинг өчен Рәсәй Федерациясенең 10 һәм чит илдән килгән 10 студент сайлап алыначак. Алар Казандагы югары уку йортларының 2-5-нче курсында яки магистратурада укырга тиешләр. Рус телен белү дәрәҗәсе В1-дән дә ким булмасын.
Тренерлар:
Беломытцева Анастасия Владиславовна – АНО «Корпорация РОСТ»ның идарә итү әгъзасы һәм тренеры; программалар һәм проектлар уйлап табу, аларны чынга ашыру буенча белгеч; яшьләр эшләре һәм мәдәниара коммуникацияләр өлкәсендә яңа техологияләр уйлап табучы.
Фазлитдинова Диана Газизовна – Яшьләр дипломатиясе академиясе аппараты җитәкчесе, формаль булмаган белем бирү буенча тренер; глобаль шейперлар берләшмәсенең Казан хабы вәкиле.
Тренингның программасы белән биредә танышырга мөмкин: https://gallery.mailchimp.com/d878f0817de66eae416013827/files/_.pdf
Тренингта катнашырга теләк белдереп 9-нчы сентябрь, 19:00-гә кадәр гариза тутырырга кирәк: https://goo.gl/lyqTDE