Тимур Сөләйманов командасына кушылыгыз! кире кайтырга

Присоединяйся к команде Тимура Сулейманова!

15-нче май көнне «Казан Марафоны – 2016. Үзеңне тикшер!» дип аталган чара узачак.

Биредә дөньяның 30 иленнән 7500 кеше катнашачак. Зур спорт бәйрәмендә Татарстан Республикасының шәһәр яшьләр оешмаларының  командалары да катнашачак. Дуслар, «Сәләт» берләшмәсенең командасына кушылыгыз!

Трасса шәһәрнең иң матур урыннары буйлап үтә. Марафонның старты һәм финишы «Казан Арена» стадионына урнаштырылган.

42, 2 км булган марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон дистанциясенә (21,1 км), 10км, 3кмлык фан-ран да йөгерергә мөмкин булачак.

«Казан Марафоны» кысаларында Рәсәйнең марафон буенча чемпионатын уздырырга һәм Рио-де-Жанейроның 2016-нчы елдагы Олимпия уеннарының этабын үткәрү дә планлаштырыла.

Регистрация kazanmarathon.org сайтында уза. Татарстан Республикасының шәһәр яшьләр оешмаларының  командалары өчен промо-кодны күрсәткәндә махсус бәя куелган («Сәләт» командасы өчен промо-код – «sltrun»).