«Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагере. Беренче көн кире кайтырга

Kazan Youth Camp. День первый

11-нче июнь көнне «Сәләт» йортында уку-укыту сессиясенең беренче көне узды .

Беренче лекциянең темасы – катнашучылар үзләре төзегән проектка игътибарлырак булу. Яшь эшмәкәрләр мин ни өчен әлеге проектка алындым дигән сорауга җавап эзлэргэ тырыштылар. Алар билгеле бер система буенча эшлэргә кирэк икән дигән нәтиҗә дә ясадылар. Һәр проектта лидер, команда, һәр өлкәнең үз җитәкчесе булырга тиеш. Проектлар өстендә эшләү уен формасында һәм кәгазьдән манара ясап аңлатылды.

Катнашучылар берничә төркемгә бүленеп, төрле сферадагы кимчелекләр булуын тикшерделәр. Алар арасында, IT, фән, мәдәният, кеше хокукы кебек өлкәләр дә бар иде. Соңыннан бер фикергә килделәр, кем өчендер бу яңалык итеп кабул ителде.

Киләсе тренингларның темасы тагын да катлаулырак булачак дип ышандырдылар оештыручылар. Алар проектның бурычы, кирәклеге, максаты турында тирәнрәк фикер алышачаклар.

Кич белән исә «Туган авылым» күңел ачу комплексында «Татарстанга рәхим итегез» исемле күңел ачу чарасында катнаштылар. Чара тулысы белән татар телендә үтте. Чит ил эшмәкәрләре татар телен белмәүләре белән бер дә борчылмадылар, киресенчә, телнең тәмен тоеп, әкияти, сихри дөньяга чумып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Татар көйләрен ишеткәч, күңелләре түзмәде,  хәтта өздереп биеп тә алдылар алар. Менә шулай күңелле үтте беренче кич.