«Бәләкәч» балалар бакчасы — Сәләт Форумының иң кечкенә катнашучылары өчен ← кире кайтырга

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы кысаларында, 9-10-нчы июль аралыгында «Бәләкәч» балалар бакчасы эшлиячәк. Әти-әниләре Сәләт ветераннарының эшлекле форумында катнашкан арада, сәлкипүшләр дә күңелсезләнеп утырмаячак: аларны кызыклы һәм продуктив программа көтә.
Гүзәл Бану белән берлектә яшь талантлар рәсем ясарга өйрәнә алачак. Аквагрим белән «бизәнергә» дә мөмкинлекләре булыр дип көтелә. Алия Һадиева барлык сорауларга җавап табарга булышыр.
ТНВ телеканалында «Күчтәнәч» тапшыруының алып баручысы Әлфинур Хисами һәм «Салават күпере» балалар журналы журналистлары нәни катнашучыларга «Шүркә белән уйныйбыз» дип аталучы курчак театры да алып киләчәк, «Сабыйлар» балалар үзәге белгечләре остаханәләр бирәчәк.
Йокы алдыннан балаларга әкиятләрне драматург, язучы Рабит Батулла һәм Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир укыячак.
«Минем шәһәр»/«Акыллы шәһәр»/«Чиста шәһәр» темаларына күргәзмәләр оештырылачак.
«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» гыйбарәсен истә тотып, сабыйлар аэробика дәресләрендә булса, әти-әниләре йога белән шөгыльләнәчәк.
Программаның кульминациясе булып зур сәхнәдә узачак балалар иртәсе бәйрәме тора.
Безнең партнерларыбыз һәм берләшмәнең ветераннары:
- ООО «Юлбасма»/Хәсәнова Гүзәл;
- ООО «Центр психологии и эстетического развития «ЛАЙК»/Закирҗанова Люция;
- АО «ТАТМЕДИА», «Салават купере» журналы редакциясе/Хөснетдинова Зилә;
- «Сабыйлар» балалар үзәге/Солтанова Ләйсән;
- «Львенок» гаилә уеннары студиясе/Гәрәева Регина;
- «Үчтеки» проекты/Әюпова Айгөл;
- «Акыллым» проекты/Булат һәм Тюльпан Миңһаҗевлар.
Үзегезгә һәм балаларыгызга онытылмаслык әкият дөньясы, кабатланмас хис-кичерешләр бүләк итегез! Илһамланыгыз, безнең белән бергә үсегез!