ГТРК “Корстон”да “Дискуссион мәйданчык” узды ← кире кайтырга

Кичә, яъни 22 нче октябрь көнне, ГТРК “Корстон”да Бөтенрәсәй яшьләр дипломатиясе мәктәбе ябылу тантанасы кысаларында “Дисскуссион мәйданчык” булып узды. Биредә Россиянең яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федараль Җыелышының алтынчы чакырылыш депутаты Василий Лихачев, Татарстан Республикасының премьер-министры киңәшчесе Линар Якупов һәм яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова да катнаштылар. Дискуссия барышында бөтендөнья сәясәтенең әһәмиятле проблемалары, Россияның халыкара мөнәсәбәтләрдә тоткан роле һәм яшь буынның сәяси аңлы булып үсүенең мөһимлеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Мондый чараларның яшь буынның күзаллавын арттыруда зур роль уйнаганын спикерлар кат-кат искәрттеләр.
Василий Лихачев үз чиратында “Бүгенге яшьләрнең мөмкинчелекләре бик зур”, – дип белдерде. “Яшь дипломатия буынының төп бурычы шул – алар якты нур булып катлаулы мәсьәләләрнең чишелешенә күрсәтергә тиешләр”, - дип чыгышын дәвам итте ул. “Үз фикергезне белдерергә, аны халык алдында әйтүдән курыкмагыз! Сезнең идеяләрдән башка җәмгыять алга китә алмый. Илебезне халыкара мөнәсәбәтләрдә алга җибәрер өчен дә сезнең фикер мөһим. Минемчә, яшьләр дипломатиясенең роле хакында Берләшкән Милләтләр Оешмасының 70 нче генераль ассамблеясында сөйләшергә кирәк”, - дип тә искәртеп узды ул.
Константин Колпаков бүгенге көндә белемле кешенең алыштыргысыз булуын дәлилләде. “Халыкара мөнәсәбәтләрнең үсеше сезнең белемегез ныклыгыннан тора”, - диде ул.
Мәктәпнең ябылу тантанасында 5 юнәлеш буенча нәтиҗәләр ясалды: икътисади, мәдәни, мәгариф, мәгълүмати дипломатия һәм Россиядәге яшьләр дипломатиясе. Әлеге мәктәпкә нигез салучы Дилбәр Садыкова, 4 көн эчендә зур күләмле эш эшләнгәнен билгеләп узды. “Без катлаулы проблемаларның чишү юлларны гына эзләп калмадык, конкрет проектлар да төзедек”, - дип горурланып сөйләде ул.