«Lingua Like» җитәкчесе Алинә Садриева франчайзинг буенча тренинг үткәрде ← кире кайтырга

Бүген, ягъни 25-нче май көнне, «Сәләт» йортында «Lingua Like» проектына нигез салучы, аның җитәкчесе Алинә Садриева һәм «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман белән берлектә франчайзинг буенча тренинг узды.
Әлеге тренингда Төмән, Иркутск, Санкт-Петербург, Самара кебек Рәсәйнең 7 төбәгеннән килгән франчайзерлар катнашты. Алар һәммәсе дә Алинәнең проектына карата зур кызыксыну белән яналар, һәммәсе дә үз шәһәрләрендә шушы проектның дәвамчысы булырга теләк белдергән. Алинә исә, үз чиратында, аларга әлеге катлаулы һәм четерекле эшнең нечкәлекләрен аңлатырга тырышты, барлык кирәкле детальләрне искәртеп узды.
«Lingua Like» — «Сәләт» Прага мәктәбе барышында барлыкка килгән проект. Биредә төрле дәрәҗәләрдә инглиз телен генә өйрәтеп калмыйлар, укучылар алдында чит илдә белем алу серләрен дә чишәләр. Шуңа да әлеге проект халыкара имтиханнарга әзерләүче уку йорты да булып тора.
Тренинг, чын мәгънәсендә мәгълүматкә бай, файдалы һәм продуктив булды. Озакка сузылуына карамастан, катнашучылар сорау арты сорау яудыра торды. Аларны бигрәк тә уку-укыту методикасы кызыксындырды. Тренингның иртәгә дә дәвамы көтелә.