Беренче «Sanak-lab» онлайн сменасы башланып китте! кире кайтырга

Стартовала первая онлайн смена «Sanak-lab»!

Бүген «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең өр-яңа форматтагы сменасы старт ала. Беренче тапкыр онлайн смена!

Конкурс нигезендә сайлап алынган 30 катнашучы 3 көн дәвамында IT буенча белемнәрен арттырачак, кызыклы онлайн остаханәләрдә катнашачак, интерактив уеннар уйнаячак. Кыскасы, вакытларын шәп итеп үткәрәчәк!

Сменаның уку-укыту программасы шулай итеп эшләнгән: онлайн сменада катнашкан һәр бала үзенең IT-продуктын тудырачак! Ул Тelegram-бот та, стикер, 3d-модель яки әзер сайт та булырга мөмкин.

Катнашучылар өчен конструкторда сайт ясау, Тelegram-бот ясау, SMM, видеопродакшн (видеомонтаж), 3D-модельләштерү, дизайн һәм фото сәнгате буенча дәресләр әзерләнде. Аларны төрле Рәсәйкүләм олимпиада һәм конкурс җиңүчеләре һәм призерлары, халыкара проектлар катнашучылары, үз эшләренең чын осталары алып барачак.

Программа максималь дәрәҗәдә интерактив булачак. Сәлкешләр үзләре теләгән дәресне, остаханәне яки уенны сайлый алачак. Көн саен яңа остаханәләр һәм интерактив уеннар тәкъдим ителәчәк. Бүген, мәсәлән, SMM буенча остаханә көтелә.

Смена онлайн рәвештә узса да, анда шул ук Сәләт мохите булачак: туры таяклар, төркем вакыты, шәмчекләр. Әлбәттә инде, кичке чаралар да булачак. Бүгенге беренче зур чара – рәсми ачылыш һәм төркемнәр белән танышу. Ачылу тантанасында Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә үз сүзен әйтәчәк.

Беренче онлайн сменаны оештыру кыен булмадымы, дигән сорауны «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Сабитовага бирдек.

– Безнең өчен беренче шундый тәҗрибә булса да, бер дә кыен булмады. Киресенчә, бик кызыклы булды бу сменаны оештыру. Бу барыбыз өчен дә өр-яңа бирем һәм без команда белән шул биремне тормышка ашырырга алындык. Бик кызыклы сәяхәт булыр дип уйлыйм мин бу сменаны. Сменадан бары тик яхшы кәеф, яңа танышулар, файдалы белемнәр, дустанә аралашу, җылылык көтәм, – дип сөйләде Ләйсән.

Смена онлайн булгач, хәбәрләрне дә яңа форматта җиткереп барачаклар – «Sanak-lab» онлайн радиосы ярдәмендә. Тулырак мәгълүмат https://vk.com/sanaklab төркемендә һәм @sanaklab аккаунтында.