«Безнең фикер» дебатлар Лигасы ачык дип белдерелде ← кире кайтырга

12 нче февраль көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23 йорт) татар телендә узучы «Безнең фикер» дебатлар лигасының ачылу тантанасы узды.
Әлеге чарада «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова, «Дебатлар Республикасы» проекты, әлеге Лиганың җитәкчесе Аммар Аль-Анси һәм «Татар яшьләре форумы» рәисе Тәбрис Яруллин да катнашты.
«Үз фикереңне аңлатканда камил тел һәм үз-үзеңә ышану белән сөйләү мөһим. Биредә алырга мөмкин булган белем бик зур кыйммәткә ия. Сез, беренчедән, татар телегезне камиллләштерсәгез, икенчедән күп санлы публика алдында үзегезне тотарга өйрәнерсез. Шуңа без «Сәләт» проектларында катнашкан яшьләрне дә, катнашырга өлгермәгәннәрен дә чакырып, көтеп калабыз!» - дип белдерде Тимур Сөләйманов.
Аңардан соң сүз Лиганың җитәкчесе Аммар Аль-Ансига бирелде. Ул, үз чиратында, Лиганың кагыйдәләре, уен һәм шөгыльләнү вакытлары һәм барлык-барлык нечкәлекләр белән таныштырып үтте. «Лига май аена хәтле барачак. Сезнең өчен һәр атна саен уеннар үтәчәк. Беренче раундта һәр команда 4 тапкыр уйный, алар арасыннан иң күп баллы 8 команданы сайлап алабыз. Алар икенче раундка күчәргә хокуклы булып санала. Ярымфиналда 4шәр, финалда 2 команда уйнар диеп көтелә» - дип аңлатып узды ул.
Сүзне кунаклар - «Татар яшьләре форумы» рәисе Тәбрис Яруллин дәвам итте. Ул балаларны «Җир йөзендә, Казанда күпме татар яши, күпмесе телен камил белә?» кебек сораулар белән күмеп ташлады. «Минемчә, «Безнең фикер» кебек телебезне камилләштерергә ярдәм итә торган чаралар бик кирәк. Чөнки алар яшь буын өчен каралган. Мин сезне илебезгә, телебезгә, якыннарыгызга битараф булмаска чакырам! Шул очракта сез чын кешеләр булып үсәрсез!» - дип белдерде ул.