«Сәләткә - 20!» проектының өченче чарасы - «Сәләт-Лекторий» ← кире кайтырга

Бүген, ягъни 8 нче декабрь көнне «Сәләт» йортында (Островский ур, 23) «Сәләт»нең 20 еллык юбилеена багышланган өченче чара - «Сәләт»: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән очрашу булып узды. Очрашу «Сәләт-Лекторий» проекты кысаларында, аралашу һәм җылы әңгәмә форматында үтте.
Бу кичне биредә «Сәләт» клубы президентлары, «Сәләт» йолдызлары, «Сәләт» гаиләләре һәм ветераннары җыелган иде. Алып баручы – алыштыргысыз Ислам абый Вәлиев – чараны килгән кунаклар белән таныштырудан, «Сәләт»не юбилее белән котлаудан башлады.
Беренче булып сәхнәгә «Сәләт» клубының төрле еллардагы президентлары күтәрелде. Алсу апа Ситдикова, Надир абый Курамшин һәм Айгөл апа Габдрахманованы зал көчле алкышлар белән каршылады. Алар һәркайсы үзләренең «Сәләт» дөньясына ничек килеп эләгүен, бүгенге эшчәнлекләре нидән гыйбарәт – шуны тәфсилләп сөйләделәр. Иң кызыгы шул: Алсу апаны аңа кадәр булган абый-апалар «Сәләт»кә чакырган булса, Айгөл апабызны инде Алсу апа чакырган. Тарих битләренә кабат күз йөгертеп, үзара көлешеп тә алды алар.
Алардан соң сәхнәгә «Сәләт» йолдызлары менде. Менә алар: җырчы Илназ абый Сафиуллин, шагыйрә Йолдыз апа Миңнуллина, балерина Айсылу апа Мирхафизхан, җырчы Ләйсән апа Әсхәтова һәм Ләйсән апа Сөләйманова. Алар да үз чиратларында «Сәләт»кә эләгү тарихын бәян иттеләр. Йолдыз апа: «Татар теленнән олимпиада бара. Кайбер биремнәрне эшли алмый азапланам. Янымда утырган кыз, изалануымны күреп, берничәсен эшләп бирде. Аның булышлыгы белән мин бу олимпиада да 2 нче урынны алдым. Һәм, билгеле, нәтиҗәдә «Сәләт»кә эләктем. Рәхмәт аңарга!» - дип үз хикәятен сөйләп, залны көлдерде. Ә Айсылу апа белән Ләйсән апа Әсхәтованы «Сәләт»кә алмый тилмерткәннәр. Иң соңгы мизгелдә генә, «Килегез!» - дип шалтыратып сөендергәннәр. Ләйсән апа Сөләйманова «Мин бөтенләй сәлкеш булып тормадым!» - дип белдерде. Илназ абый Сафиуллин: «Киләсе елга минем иҗатыма төгәл 10 ел тула. Беренче тапкыр «Сәләт» сәхнәсендә җырладым. Беренче җырымны монда яздым. Мең рәхмәт!» дип, яратып сөйләде.
«Сәләт» гаиләләре сәхнәгә балалары белән менеп утыргач һәр тамашачының йөзендә елмаю чаткылары балкыгандыр, мөгаен! Шундый матур күренеш бит: «Сәләт» аланында танышып, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә кора алу – үзе зур бәхет! Алар да танышу тарихын сөйләп, күңелле мизгелләрне искә алып, хатирәләр яңартып утырдылар.
Алардан соң сәхнәгә «Удар-Татар» КВН командасы егетләре күтәрелде. Үзләренең ничек команда төзегәннәрен, нинди авырлыкларга очраганнарын һәм җиңүгә ирешү тарихын бәян итте алар.
Австралиядән килгән кунакларыбыз да сүз сорап алды: «Балаларыбыз быел «Сәләт-Раушан» аланында бер атна ял итте. Каршы алырга килгәч, шатлык яшьләре белән елап: «Әнием, бу минем иң бәхетле 6 көнем булды!» - дип сөйләделәр. Бу бик зур бәя, минемчә. Үз дәрәҗәгезне югалтмагыз, гел алга барыгыз! Австралиягә кунакка килегез, безнең Сабантуйларны күреп китегез! Бербөтен булып, татар халкы данын яклап бергә яшик!» - дип, горурланып сөйләде .... Вәлиева.
Кичәне йомгаклап сүз Җәүдәт абый Сөләймановка бирелде: «Сәләт» - ул гаилә. «Сәләт» - ул иң якын дуслар. «Сәләт» - ул күңел киңлеге. Бу безнең уртак бәйрәм. Мин сезне, «Сәләт»леләрне ихлас котлыйм. Бергә булыйк! Иртәгә Пирамида да күрешкәнгә кадәр!» - дигән югары нотада сүзен тәмамлады ул.
«Сәләт»нең юбилеена багышланган өченче чара тәмам. Алда иң мөһиме, иң текәсе – Пирамида концертлар залында узачак бәйрәм тантанасы көтә. Дустым! Без сине көтәбез, рәхим ит!