Лилия Вәлиева: «Әйдаман 2015» бәйгесе – яңа дуслар, гадәти булмаган атмосфера һәм Action! кире кайтырга

Лиля Валеева: «Әйдаман 2015» для меня – особая атмосфера, новые друзья и экшн!

16-18-нче октябрь көннәрендә ДОЛ «Байтик»та «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында «Әйдаман 2015» Республикакүләм әйдаманнар осталыгы исемле бәйге узачак. Бәйгенең быелгы яңалыклары, перспективасы, катнашканда нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге хакында оештыручыларның берсе – Лилия Вәлиева сөйләп китәр.

– Лилия, «Әйдаманнар мәктәбе»ндә үзең катнаштыңмы? Авыр булдымы?

– Әйе, әлеге проектта 2 ел рәттән катнаштым, 2011-нче елда җиңүгә дә ирештем. Авыр, ләкин күңелле иде. Көндәшләрем көчле булды, тик миңа «Мин җиңәргә тиеш!» дигән уй дәрт өстәде. Ул вакытта бәйгедә җиңү минем өчен бик мөһим иде. Шунысын да искәртеп үтү кирәк: конкурс бик күңелле үтә, биремнәргә бай. Бүләкләү вакытында ару-талудан башка хисләр кичерә алмадым. Җиңү шатлыгы соңрак килде.

– «Әйдаман 2015» бәйгесендә кем буларак катнашасың?

– Биредә мин оештыру комитеты составында.

– Әлеге бәйге ярдәмендә катнашучы нәрсәгә ирешә ала, ничек уйлыйсың?

– Беренчедән, бәйге үзеңне, сәләтеңне ачу өчен бер  дигән мәйданчык. Икенчедән, алыштыргысыз тәҗрибә дә. Көндәшлек өлкәсендә, зур аудитория алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе, команда белән эшләү, стратегияләр тәкъдим итү тәҗрибәсе. Һәм, әлбәттә инде, яңа танышулар, дуслар! Бәйгенең алыштыргысыз өлеше булып гитарага кушылып җырлау, ихлас сөйләшүләр, төн уртасында иртәгеге биремнәргә әзерләнү тора.

– Быел проекттан нинди яңалыклар көтәргә?

– Бердәнбер үзенчәлек – мәктәп һәм бәйге аерым-аерым үтәчәк. Элегрәк без аны февраль аенда (студентларның кышкы каникуллары вакытында) үткәрсәк, быел исә октябрьдә үткәрергә җыенабыз, 2015-нең җәе нәтиҗәләре ярдәмендә бәйге әзерлибез. Биремнәр исә ничек бар шулай калачак (топ-спикер, проектлар яклау, шәмчекләр, педагогик ситуацияләр). Сюрпризлар да көтелә, әлбәттә. Шуңа күрә, катнашырга теләге туган кешеләр булса, гаризаларын 1-нче октябрьгә кадәр selet.biz сайтында тутыра алалар.

– Бәйге ничек узачак? Катнашучыларга, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә?

– Бәйгенең режимы бик продуктив рәвештә төзелгән, шуңа да катнашучыларга вакытны дөрес бүлергә өйрәнергә кирәк булачак. Бу, чыннан да, бик мөһим, чөнки биремнәрнең 90% шунда ук үтәргә кирәк.

– Катнашучыларга теләкләрең?

– Әгәр әле һаман да катнашыргамы, юкмы дип уйлыйсыз икән, миннән сезгә киңәш – катнашыгыз! Чөнки әлеге бәйге тормышыгызга яңача карарга ярдәм итәчәк! Шулай ук традицион әйдаманкада («Сәләт»леләр телендә бәйге шулай атала) катнашмый торып, сез чын әйдаман була алмыйсыз! (Көлә)

– Дәвам ит: «Әйдаманнар мәктәбе» ул – ....

– «Әйдаманнар мәктәбе» минем өчен ул – балалар белән эшлэргә теләге, тәҗрибәсе булган һәм максималь рәвештә белем бирә ала торган лидерлар мәктәбе.

– «Әйдаман 2015» , бәйге буларак,  синең өчен нәрсә ул?

– «Әйдаман 2015»  бәйгесе ул – «Әйдаман 2015!» бәйгесе – яңа дуслар, гадәти булмаган атмосфера һәм Action. Бу сүзләр, чыннан да, туры килә! (Көлә)