Лилия Гатина: «Төп максатыбыз – Сәләтне бар дөньяга таныту» кире кайтырга

Лилия Гатина: «Төп максатыбыз – Сәләтне бар дөньяга таныту»
Бу көннәрдә «Сәләт»нең медиа-үзәге җитәкчесе Лилия Гатина туган көнен билгеләп узды. Сәләткә сәлкеш булып килгән, ә бүгенге көндә Сәләтнең медиа-үзәге җитәкчесе булган, Сәләт мохитен тоеп, традицияләрен күреп үскән, ә хәзер аларны үз эшчәнлегендә дәвам итүче шәхес ул. Яңа вазыйфа, аңа бәйле хис-кичерешләре һәм берләшмә киңлегендә «Сәләт»нең медиа-үзәге роле турында Лилия Гатина белән аралаштык.

— Сәләт дөньясына яңа гына кушылганнарга Сәләтнең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең?

Сәләт – дистәләгән аланнар, заманча проектлар, масштаблы форумнар, җылы танышуларны һәм бик күп белемнәрне үз эченә алган уникаль мохит ул. Юкка гына аны мөмкинлекләр мохите дип атамыйлардыр, чөнки Сәләт һәркемгә үсәргә, камилләшергә, үз үзеңне табарга мөмкинлекләр бирә һәм аны бер сүз белән генә атау мөмкин дә түгел. Сәләт – ул система, технология, галәм, Сәләтнең маршында да әйтелгәнчә, ул һәр сәләтле баланы яңа яктан ачучы дәүләт.

— Син үзең Сәләт дөньясына кайчан кушылдың? Ул мизгелләрне хәтерлисеңме?

Мин Сәләттә беренче тапкыр 2015 елда «Сәләт-Раушан» аланында булдым, аннары һәр ел саен бик күп аланнарда ял иттем, сәлкеш футболкасын әйдаманныкына алыштырдым, төрле проектларда катнашып, үземне күрсәттем, яңа яктан үстем. Беренче мизгелләрне әле дә бик яхшы хәтерлим: «Йолдызлы» базасы, беренче тапкыр форумга барулар, шушы үзеенчәлекле мохитне тою. Әмма, хәзер Сәләт үзгәрешләр кичерсә, камилләшсә дә, әлеге мохит әле дә саклана, бүген дә сәлкешләр шушы мохитне тоя ала, гашыйк була ала. Бу бик шатландыра, әлбәттә.

— Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

Бүгенге көндә Сәләт, һичшиксез, үсте, камилләште, аның масштаблары киңәйде, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да. Сәлкешләрнең ялы күңелле һәм куркынчсыз узсын өчен биредә барлык шартлар тудырыла. Сәләткә киләчәктә дә үсешеннән туктамавын телим, чөнки заман, яшь буын белән бергә атлау, камилләшү нәкъ менә Сәләтне чын Сәләт итә дә.

— «Сәләт»нең медиа-үзәге җитәкчесе булу синең өчен нәрсә ул? Үз алдыңа нинди максатлар куйдың?

Медиа-үзәк җитәкчесе булу – беренче чиратта, минем өчен бик зур җаваплылык. Чөнки Сәләтне медиа-үзәк таныта, аны бар дөньяга күрсәтә. Сәләтнең эшчәнлеген барлык сәләтлеләргә күрсәтә алу мөмкинлеге булуы һәм еракта булып та сәләтнең мохитен тоя алырга мөмкинлек бирә алуыбыз белән бик шатмын. Безне чит илләр һәм башка төбәкләрдән дә күзәтеп баралар, бик җылы комментарийлар, рәхмәт сүзләре язалар, бу чынлап та бик сөендерә. Киләчәктә Сәләтне тагын да танытырга, аудиторияне үстерергә һәм шушы уникаль мохитне башкалар да күбрәк белсен өчен шушы юнәлештә эш алып баруны дәвам итәбез. Төп максатыбыз – яңа сәләтле балаларны туплау, аларны шушы мөмкинлекләр мохите белән таныштыру, Сәләтне тагын да киңрәк аудиториядә популярлаштыру.

— Сәләт киңлегендә медиа-үзәкнең ролен ничек күрәсең?

Сәләтнең һәр үзәге бик әһәмиятле, берсеннән башка аны күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Медиа-үзәк – 30 ел элек булган онытылмас мизгелләрне саклаучы, Сәләтнең хәзерге торышын, барышын яктыртып баручы, аны Татарстанның йөзе булган масштаблы проект буларак күрсәтүче, танытучы һәм аның киләчәген кайгыртучы үзәк.

— Сәләттәге балаларга һәм ата-аналарга нинди теләкләр җиткерер идең?

Сәләткә килегез, күрегез һәм шушы мохиттә кайнагыз! Бу чыннан да бик зур мөмкинлек. Танышу өчен, үсеш өчен, камилләшү өчен. Без сезне Сәләттә көтәбез! Безнең социаль челтәрләргә язылыгыз.