Иҗтимагый әһәмияткә ия уку-укыту проекты кире кайтырга

Социально значимый образовательный проект

26-27-нче май көннәрендә, Татарстан башкаласында 2010-2013-нче елларда Казанны яулаган уку-укыту һәм иҗтимагый әһәмиятле проект – «MadeInKazan» эксперт-классларының циклы үтәчәк. «MadeInKazan»  проектын яңадан уздыру идеясен Казан шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Чара Бөтендөнья «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле үзидарә хакимиятләре» оешмасы башкарма бюросының утырышы кысаларында узачак.  Бу юлы Цикл «Академия» концертлар залында (Универсиада Авылы, 35-нче йорт) үтәчәк. Эксперт-класслар бушлай уздырыла.

Катнашу өчен madeinkazan.ru  рәсми сайтында теркәлү узарга һәм анкета тутырырга кирәк. Сайлау аша үткәннәргә 4 санлы код белән раслау хаты киләчәк. Шушы хат сезнең керү билеты буларак хезмәт итәр. Үзегез белән шулай ук паспорт яки машина йөртү таныклыгын алырга онытмагыз.

Казанлылар дөньякүләм экспертлар белән шәһәр җәмәгать транспорты үсеше, урбанизация, территория брендингы, туристлык маркетингы, хакимият ачыклыгы хакында фикер алачак.

Лекцияләр белән чыгыш ясаучылар:

- Вукан Вучик (АКШ) – урбанист, Пенсильвания университеты галиме, юллар һәм җәмәгать транспорты үсеше белгече. Аның китаплары буенча дөньяның барлык урбанистлары белем ала. Транспорт сораулары буенча Сан-Франциско, Гамбург, Манчестер, Неапол, Нью-Йорк һәм Рим шәһәрләре хакимиятләренә киңәшләр бирә.

- Кен Ливингстон (Бөекбритания) – Лондонның экс-мэры. Лондон транспорт системасында «Oyster card» бердәм транспорт картасы системасын кертеп реформа үткәрде. Конфликтларны сизелерлек киметеп, мәдәният һәм толерантлык өлкәсендә аерым сәясәт алып барды. 

- Хосе Асебильо (Испания) – Барселонаның экс-архитекторы. Каталония башкаласын иң уңайлы һәм матур шәһәр буларак танытты. Лондон, Остенде һәм Казан шәһәрләре үсеше консультанты.

- Шипра Наранг Сури (Индия) – БМО һәм ЮНЕСКОның бәйсез консультанты.

- Джереми Хилдрю (АКШ) – «Бренд Америка» китабы авторы, территориаль күчеш буенча дөньякүләм иң танылган эксперт. Төньяк Ирландия, Литва, Польша, Маврикия, Лондон һәм Рио-де-Жанейро шәһәрләре территорияләренең брендын уйлап тапты.

- Парк Тау (КАР) – Йоханнесбург мэры,  « JoziWork» һәм икътисад буенча инновацион стратегияләр авторы. Шәһәрдә туры демократия механизмнары һәм альтернатив энергия чыганакларын үстерүдә катнаша. БМОның шәһәрләрдәге куркынычсызлык сораулары буенча махсус консультатив комитеты рәисе урынбасары.

- Доктор Си-Кион (Сингапур) – Big Data технологияләре буенча махсуслашучы һәм шәһәр хуҗалыгына югары технологияле проектларны кертүче шәһәр инновацияләре директоры.

- Манолис Псаррос (Греция) – туристлык маркетингы буенча эксперт һәм консультант. Бөекбритания, Финляндия, Греция, Дания, Болгария, Словения, Армения һәм Кениядә туризм үсеше стратегиясен уйлап тапкан.

- Роберт Равелли (АКШ) – Лондонда Олимпия уеннарын үткәрү һәм оештыру комитеты әгъзасы, транспорт системасы үсеше белән шөгыльләнә.

- Мати Минт Хамади (Мавритания) – Нуакшота шәһәре мэры.

- Жаклин Мусташ-Бель (Сейшель утраулары) – Виктория мэры.

- Патрик Клугман (Франция) – Парижның вице-мэры, халыкара мөнәсәбәтләр һәм франкофония комитеты әгъзасы.

- Махсус кунак – Ричард Флорида (АКШ) – икътисадчы, «креатив класс» концепциясе авторы. Технологияләр, иҗат һәм толерантлык – шәһәр икътисадын алып баручы төп детальләр дип саный.  «Кем синең шәһәрең?» китабы авторы. Биредә кешенең тормышы аның яшәү урыныннан тора дигән фикер ярылып ята. Димәк, шәһәр үсмәгән икән, кеше дә уңышка ирешә алмый дигән сүз. Урбанистика, социология һәм икътисад үсешенә зур өлеш керткән.

Чара Казан шәһәре  Мэриясе һәм  «ImCompany» интерактив технологияләр студиясе тарафыннан чынга ашырыла.

Белешмә өчен:

MadeInKazan – шәһәрнең инициатива белдерүче барлык гражданнарын үзенә җыючы уникаль мәйданчык. 2010-нчы елдан бирле «MadeInKazan»-ның проект командасы 6 проектны чынга ашырды. Алар арасында 4 «Расширяй горизонты» эксперт-классы, стрит-арт марафон «Like it.Art» кебек танылган проектлар да бар. 3900 тыңлаучылар өчен дөньяның 6 иленнән 50 лектор чыгыш ясады. Бу исемлектә Рәсәйдәге Бөтендөнья банкының директоры Педро Альба, «ABBYY» компаниясенә нигез салучы һәм Директоралар Советы Рәисе Давид Ян,  Fowler International, LLC  компанияләре директоры Гэри Фаулер, «KHT and Co Pte Ltd»-ның идарә итүче директоры Кин Хьян Тан, Кардифф университетының мөхтәрәм лекторы, СА РФ әгъзасы Надир Киносьян, Рәсәй кино һәм театры актеры Константин Хабенский, «Executive МВА» Халыкара һөнәри әзерлек программасы авторы һәм фәнни җитәкчесе Фатима Шанаева һәм башка танылган шәхесләр бар.