«Сәләт-Байлар Cабасы»ның тылсымлы сменасы кире кайтырга

Волшебная смена «Сәләт-Байлар Cабасы»

Татарстан Республикасының Саба районында гуманитар дисциплиналар буенча олимпиада җиңүчеләре һәм иҗади бәйгеләр лауреатлары өчен «Сәләт-Байлар Cабасы» интеллектуаль профильле смена үтә. 

71 катнашучы «Гарри Поттер» әкиятенә таянып төзелгән программа нигезендә үзләрен чын әкият дөньясында кебек хис итә алачаклар. Мисалга, тылсымлы эшләпә балаларны «Сабвартс» факультетлары буенча бүлеп чыкты, кызыклы маҗара тылсымчыны эзләү квестыннан башланып китте. 

Программа уникаль һәм кабатланмас! Татар теле, экология, тарих, география һәм математика кебек фәннәрдән дә дәресләр стандарт булмаган форматта уза: биредә балалар үз проектларын төзиләр, аларны смена ахырында тәкъдим итәргә тиеш булалар. 

Аланның кичке чаралары, остаханәләре дә бик кызыклы үтә. Шулай ук катнашучылар V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумына зур әзерлек алып баралар. Форум өчен беренче чиратта, әлбәттә инде, аланның презентациясе булуы кирәк. Моның өчен балалар җырлар, биюләр өйрәнәләр, махсус театраль чыгышлар куялар. Шулай ук юмор сөючеләр КВН, интеллектуаллар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын, иҗади шәхесләр зур концертка чыгышлар әзерлиләр. Спорт сөючеләр дә читтә калмый: алар Форумда футбол, волейбол һәм шахмат җыелма командалар составында алан данын яклаячак. 

«Сәләт-Байлар Cабасы»нда күңелле атмосфера хөкем сөрә, ерактан ук шат балалар авазлары яңгырап тора! Сәләт белән бергә үсик, бергә кайныйк, дуслар!