Марсель Гафаров ТРның яшьләр хакимияте рәисе киңәшчесе вазифасына билгеләнде кире кайтырга

Марсель Гафаров стал советником председателя Молодежного правительства РТ

Сәләт активисты Марсель Гафаровны информатизация һәм элемтә сораулары буенча Татарстан Республикасының яшьләр хакимияте рәисе киңәшчесе вазифасына билгеләнүе белән кайнар котлыйбыз! Яңа орган булдырылуы турында тантаналы рәвештә ТР Хакимияте йортында хәбәр ителгән иде. Биредә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Республикакүләм «Вверх!» бәйгесе җиңүчеләре белән дә очрашты.

-         Марсель, «Вверх!» бәйгесендә жюри әгъзаларына нинди төп уңышларыңны тәкъдим иттең?

-         Бәйгенең «Иҗади презентация» өлешендә барлык уңышларымны да барлап чыктым. Бу Сәләт проектларында катнашу да, «Кадровый резерв РТ» проекты үрләрен яулау да, Рәсәй Федерациясе Хакимияте стипендиясенең 3 ел рәттән бирелүе дә. Үз-үзеңне тәкъдим итү – иҗади бирем иде. Шуңа да мин биредә виртуаль чынбарлык күзлегеннән карап эшләдем, 360 градуслы панорамада бәйге үткән бүлмә фотосурәте күренә. Бүлмәдә минем уңышларымны күрсәткән фотосурәтләр тасвирланган. Шулай итеп жюри әгъзалары миңа карагач, сөйләмемне сурәтләүче фотоларны күрә алдылар.

-         Безнең берләшмә сафларында булу сиңа мондый дәрәҗәгә ирешергә ярдәм иттеме?

-         Әлбәттә! Сәләт ярдәмендә мин тормышта иң кирәкле сыйфатларны булдырдым, билгеле бер компентенцияләремне ачтым. Сәләт берләшмәсенең эшчәнлегенә бәйле булган һәр кешегә рәхмәтлемен. Сәләтнең «әтисе» Әдип Әлмиргә исә аерым рәхмәтемне белдерәм! Ул безнең өчен зур хезмәт башкарган, бүгенге көндә дә эшчәнлекне дәвам итә. Без аны бик яратабыз!

-         Син Сәләттә ничәнче елдан бирле? Нинди проектларда катнаштың?

-         2009-дан. 2009-2012-нче елларда язгы-көзге сессияләрдә катнаштым. «Сәләт-Санак 2013», «Сәләт-Батыр 2014» сменаларында әйдаман булып эшләдем.

-         Синең өчен Сәләт нәрсә ул?

-         Гаилә.

-         Яңа органдагы эшчәнлегеңне ничек күзаллыйсың?

-         Бәйгедә катнашу өчен документлар тапшырганда ук билгеле бер проектларны мәгълүматлаштыру буенча идеяләрем бар иде. Бәйге барышында проект уйладым, аны чынга ашыру өчен закон проектына үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу әлегә авыр. Тик ИТ өлкәсендә идеяләр бихисап, аларны якын киләчәктә күрә алырсыз дип уйлыйм.

-         Афәрин, Марсель! Яшьләргә теләкләрең?

-         Куйган максатларыгызга ирешегез! Бернигә карамый алга атлагыз! Һәр өлкәдә дә алдынгы булыгыз!